Татарстан Республикасы һәм ВТБ банкы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

2016 елның 8 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ банкы Идарәсе Рәисе Андрей Костин белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм ВТБ банкы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү сораулары буенча ике якның үзара хәрәкәт итүен күздә тота.

Яклар Татарстан Республикасында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә бизнес һәм проектларга дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында килештеләр. Хезмәттәшлек юнәлешләре арасында - инвестиция, инновация һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыру өлешендә уртак эш.

Яклар фикеренчә, региональ бизнесны эффектив үстерүгә синергия һәм хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр, банк җәмәгатьчелегенең үзара хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Костин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Татарстан Президенты белән очрашуда Андрей Костин хәбәр иткәнчә, конкрет проектлар каралды, барыннан да элек, инвестиция характерындагы проектлар. "Бу - иң элек нефть химиясе өлкәсе, ВТБ банкы эре проектларны финанслаячак, сүз миллиард долларлар турында, бу 10-15 елга исәпләнгән озак вакытлы проектлар", - дип аныклады Андрей Костин.

 

"Бу нәкъ менә республика үстерергә планлаштырган төп юнәлешләр, - диде Андрей Костин. – Без "ТАИФ", "Татнефть" һәм башка эре компанияләр белән бу проектта катнашачакбыз".

 

"Без имзаланган Килешү кысаларында Татарстанда уңышлы үсеп килүче агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә җыенабыз, бу бигрәк тә импортны алыштыру контекстында актуаль", - дип хәбәр итте Андрей Костин.

 

ВТБ банкының Татарстанда күптәнге партнерлары арасында Андрей Костин "КАМАЗ" ГАҖ, Казан вертолет заводын, оборона комплексы предприятиеләрен һәм башкаларны атады.

Аның сүзләренчә, Килешүдә аерым тема булып кече һәм урта бизнесны үстерү язылган, шул исәптән, дәүләт ярдәме программалары буенча кредит бирү, эшмәкәрләр өчен кредитларны биргәндә ташламалар ясау мөмкинлеге булу да күздә тотылачак.

"Шулай итеп, нәтиҗә ясаярак, хезмәттәшлекнең дүрт юнәлешен әйтеп үтәр идем – бу эре инвестицион проектлар, машина төзелеше һәм оборона комплексына, шулай ук кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексына ярдәм", - диде ВТБ банкы Идарәсе Рәисе.  

 

Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, журналистлар сорауларына җавап бирәрәк, ВТБ банкы 2002 елдан бирле Татарстан Республикасының стратегик партнеры, дип хәбәр итте. "Кредит ресурслары күләме буенча бу банк өченче позициядә тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Тик без бүген 50 миллиард сумлык саннардан торган кредитлар турында сөйләштек - бу вак сан түгел һәм ул ике, өч катка артырга мөмкин".

 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, конкрет проектлар нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать, химия продукциясен җитештерү өлкәсендә тәкъдир ителде.

“Хезмәттәшлек өчен безнең юнәлешләр күп, иң мөһиме – Яр Чаллы моношәһәре алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданына  ВТБ яңа партнерларын җәлеп итү мөмкинлеге бар. Без, шулай ук, ВТБ банкының "Алабуга" МИЗ һәм "Иннополис" МИЗ территорияләрендә проектларны кредитлау мөмкинлеге турында сөйләштек. Безне бернәрсә дә чикләми, үзара хәрәкәт итү өчен зур потенциал бар. Әйтергә кирәк, кече һәм урта бизнес ярдәме Корпорациясе линиясе буенча киткән беренче кредит нәкъ ВТБ банкыннан алынды. Бүген без биш миллиардлык заявка тутырдык. Эш актив рәвештә бара, соңгы елларда без уңышлы эшлибез”,- диде Татарстан Президеты.

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ, Казан вертолет заводы һәм регион икътисады өчен стратегик мөһим булган башка сәнәгать предприятиеләре өчен дә ВТБ төп банк булып тора, дип ассызыклады. 

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International