Куба Республикасы делегациясе белән очрашу

2016 елның 11 июне, шимбә

2016 елның 11 июнендә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу “КАМАЗ” заводы территориясендә узды. Очрашуда Куба Республикасының Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнаштылар.

Куба делегациясе автокалага бер көнлек рәсми визит белән килде. Визитның төп максаты - россия машина төзелешенең иң эре предприятиесе булган - "КАМАЗ" эшчәнлеге белән танышу.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Куба белән мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәдә булуны бәяли һәм Россия Федерациясе һәм Куба Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән төрле яклы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бүген Куба территориясендә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиллеге уңышлы эшләп килә. Совет чорында ук җайга салынган элемтәләр - "КАМАЗ" автомобильләре, татарстанның самолетлары һәм вертолетлары белән тәэмин итү - Татарстан белән Куба арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен ышанычлы нигез булып  хезмәт итә", - дип саный ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстан белән Куба арасында гомуми товар әйләнеше күләме шактый арткан һәм агымдагы елның беренче кварталында 39 миллион АКШ доллары тәшкил иткән. Сатыла торган товарларның ассортиментын киңәйтергә һәм эшне дәвам итәргә кирәк, - дип ассызыклады ул. "Аерым алганда, сезне безнең нефть эшкәртү предприятиеләренең продукциясе, шина комплексы һәм башкалар кызыксындырырга мөмкин. Шулай ук, татарстан авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү вариантларын карарга кирәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты мәгариф өлкәсендә татарстан-куба элемтәләрен кабат активлаштырырга тәкъдим итте. Заманында Казанда куба студентлары күп укый иде. Бүген аларның саны 30 кешегә кадәр кимегән. Безнең бурыч – бу санны уннарча тапкыр арттырырга, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында югары технологияләр өлкәсендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, мәдәният, туризм һәм башкаларны аерып күрсәтте. Моннан тыш, "КАМАЗ" автомобильләрен җыю җитештерүендә һәм Азатлык утравында техник хезмәт күрсәтү үзәкләре оештыру проектын төзүне җентекләп өйрәнергә кирәк, дип тәкъдим итте ул.

ТР Президентына җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдереп Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас бүген Россия һәм Куба үзара хезмәттәшлекне ныгыту ягына таба җитди адымнар ясыйлар, дип ассызыклады. Татарстан Республикасы, үз чиратында, әлеге элемтәләр үсешенә зур өлеш кертә, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International