Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне белән!

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 12 июне – текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне! ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

"Хөрмәтле Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм!

Җиңел сәнәгать, республика хуҗалык комплексының төрле тармаклары ихтыяҗын тәэмин итүче, икътисадның мөһим секторларының берсе булып тора. Бүген Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләрендә 7 мең кеше хезмәт куя. 2015 елда әлеге тармакның предприятиеләре тарафыннан 4,6 млрд. сумлык продукция төяп озатылган.

Тармакның лидерлары дип табылганнар белән беррәттән кече бизнес предприятиеләре дә көч җыялар һәм базар шартларында конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүне тәэмин итәргә омтылалар.

Килеп туган икътисади шартларда предприятиеләр алдындам җитди бурычлар тора. Аларны көндәшлеккә сәләтлелеге җәлеп ителүче инвестицияләрнең күләменә, предприятиеләрнең техник кораллану дәрәҗәсенә һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларына, базар  конъюнктурасы үзгәрешләренә һәм халыкның ихтыяҗларына  оператив рәвештә хәрәкәт итәргә сәләтле булу, базардагы тәкъдимнәрнең күплеге шартларында маркетинг инновацияләр куллануга күп яктан бәйле.

Ышанам ки, Татарстанның җиңел сәнәгатен үстерүгә системалы якын килү тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак, җитештерүне  модернизацияләүгә, көндәшлеккә сәләтле товарларның ассортиментын киңәйтүгә, югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә, предприятиеләр хезмәткәрләренең иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Тармак хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерәм. Аеруча хезмәт ветераннарына зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез һәм керткән өлешегез нәтиҗәсендә республика җиңел сәнәгатендә хезмәт традицияләрен һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүне саклап калырга булышты.

Чын күңелдән Татарстан җиңел сәнәгать хезмәткәрләренә һәм ветераннарына исәнлек-саулык, бәхет, тотрыклылык, иминлек, уңышлар, хыялларның тормышка ашуын телим!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International