2016 елның 9 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның "Лю Гон" компаниясе (КХР) вәкилләре белән очрашуында катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасының кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Кытай компанияләре белән күп төрле эшлекле элемтәләр урнаштырылды. Ул искәрткәнчә, багланышлар бизнес даирәләре һәм Кытай дәүләт органнары вәкилләре белән дә алып барыла. Татарстан Республикасы Кытай провинцияләре белән дә хезмәттәшлек итә, диде ул.
Кытай Халык Республикасы вәкилләре Татарстанга визитлар белән еш киләләр, дип искә төшерде ТР Премьер-министры, күптән түгел республика территориясендәге Яр Чаллы шәһәрендә кытай компаниясе "Хайер" суыткычлар җитештерүче производство ачты.
Бүген Татарстан чит ил инвесторлары өчен тагын да кызыктыргыч, биредә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ачылды, бу салым өлкәсендә өстенлекләр бирә, дип искәртте Илдар Халиков.
Алга таба "Лю Гон" компаниясе презентациясе булып узды һәм аның фронталь төягечләр өлешендә мөмкинлекләре хакында сөйләнде.
1958 елда нигезләнгән "Лю Гон" (LiuGong) компаниясе дөньяда иң эре фронталь төягечләр җитештерүчеләрнең иң эресе булып кала бирә. 1966 елда
LiuGong Кытайда беренче фронталь төягечне эшләп чыгарган. 1993 елда компания юл-төзү техникасының беренче җитештерүчесе. Хәзерге вакытта LiuGong үз тармагындагы дөнья лидерлары булган ZF и Cummins компанияләренең партнеры булып тора. Өч уртак предприятие оештырылган.
LiuGong компаниясенең Кытайда 21 заводы бар, өчесе чит илдә (Һиндстан, Польша, Бразилия). 10 000 артык кеше LiuGong компаниясен эш бирүче буларак сайлаган. LiuGong компаниясе Кытай милли сыйфат премиясе белән бүләкләнгән.
LiuGong компаниясенең киләчәккә планнары –чит илләрдә заводлар ачу, җитештерү мәйданчыкларын комплектлаштыру, брендын формалаштыру һәм алга этәрү, дилер челтәрен киңәйтү.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)