2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Сәнәгать үсешенә ярдәм итүче федераль һәм яңа барлыкка килгән республика институтлары һәм сәнәгать предприятиеләренең үзара хәрәкәт итүе турында” темасына багышланган Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышындагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәзерге вакытта РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программалар кысаларында республика предприятиеләре инвестицион кредитлар буенча процентлар түләүнең кайбер өлешен компенсацияләү мөмкинлегеннән актив рәвештә файдаланалар, дип билгеләде.
Алберт Кәримов сүзләренчә, агымдагы елда сәнәгать кластерлары проектларын тормышка ашыруда ярдәм алу мөмкинлеге барлыкка килгән. Субсидияләр сәнәгать кластеры катнашучылары арасында кооперация булдыру буенча процесс яки технологик чаралар - уртак импортны алыштыру проектларын тормышка ашыру өчен кластер катнашучыларына бирелә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы әйтүенчә, Татарстанда машина төзелеше, медицина, кремнийорганик, азык-төлек сәнәгать кластерын булдыру мөмкинлекләре карала.
Агымдагы елда, Алберт Кәримов биргән мәгълүмат буенча, Россия сәнәгатен үстерү Фондының стандарт һәм программаларына төзәтмәләр кертелде. Хәзер Фонд фокусында – урта җитештерү компанияләре һәм аларның проектлары, мөрәҗәгать итүнең документлар тапшыру процедурасы һәм аларны карау гадиләштерелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, агымдагы елның 21 апрелендә Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында Канун кабул итү белән республика дәрәҗәсендә дәүләт ярдәменең яңа инструментларын кертү мөмкинлеге барлыкка килде. Агымдагы елның апрель ае азагында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды нигезендә регион сәнәгатен үстерү Фонды булдырылды.
Алберт Кәримов сүзләренчә, предприятиеләргә ярдәм күрсәтүнең тагын бер яңа формасы булып махсус инвестицион контракт төзү тора. Ул хәбәр итүенчә, 23.05. 2016 елның 144 номерлы ФЗ “РФ Налоглар кодексының беренче һәм икенче бүлегенә үзгәрешләр кертү турында” нигезендә федераль һәм регион дәрәҗәсендә махсус инвестконтрактында катнашучыларга салым түләүдә ташламалар ясау каралган. Хәзерге вакытта республика дәрәҗәсендә инвестицион контракт төзегән инвесторларга ярдәм итү өчен ведомствоара эшче төркем оештырыла.