2016 елның 8 июнендә Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Республика Хөкүмәте әгъзалары һәм Россиянең һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре озатуында күргәзмәне карап чыктылар. Экспозиция Иннополиста башланып киткән “Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе” конференциясе кысаларында ачылды.
Россия, чит илләрнең әйдәп баручы, ә иң мөһиме – Татарстанның эшләүчеләре илгә һәм республика сәнәгатенә үзләренең тәкъдимнәрен һәм эшләнмәләрен күрсәттеләр. Татарстан лидеры күргәзмәдә катнашучыларның кайберләренә төгәлрәк өйрәнү өчен тәкъдимнәрен әзерләүне сорады.
Панель дискуссиядә катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов: "Без Иннополис - яңа мәйданчыгын Россия язмышында мөһим булган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен кулланабыз, - дип билгеләп үтте. Ул «Ростех» Дәүләт корпорациясе башлыгына Иннополисны төзүдә һәм булдыруда ярдәме өчен рәхмәт сүзләре яңгыратты һәм “Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе” конференциясен ел саен Иннополиста үткәрергә тәкъдим итте. Конференциядә катнашучылар арасында әлеге тәкъдим бик тиз хупланды.
Сергей Чемезов фикерләшкән теманың бик мөһим булуын билгеләде. "Сезне Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы (БРИКС), Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) , Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) илләренең бәйсезлегенә багышланган конференциядә сәламләвемә шатмын. Электрон һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бәйсезлек. Дәүләтнең куркынычсызлыгына мәгълүмати куркынычсызлык шартларында гына ирешеп була. Сүз үзебездә эшләнгән комплектлау чаралары, үзебездә язылган программалар, мәгълүмат продуктларын эшләү турында бара", - дип ассызыклады ул.
Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы (БРИКС) илләре бу максатларга ирешергә сәләтле, дип ышаныч белдерә «Ростех» Дәүләт корпорациясе башлыгы. Бу хакта Иннополис Университеты бинасында колач җәйгән күргәзмәдәге тәкъдимнәрнең саны һәм сыйфаты дәлил булып тора.
"Юнәлешнең үсеше ике шарт үтәлгәндә мөмкин: техник яктан тәэмин ителгән һәм кадрлар булу. Белгечләрне әзерләү генә түгел, аларны тотып тора белү дә шарт. Иннополис - яшь белгечләргә эшләү өчен шартлар булдырылган шәһәр", - дип өстәде Чемезов.
Үз чыгышы ахырында «Ростех» Дәүләт корпорациясе башлыгы: "Глобаль әйдәүләргә безнең җавап - экосистемалар булдыру. Без "Электрон мәгариф", "Электрон хезмәтләр", "Акыллы шәһәр", "ГЛОНАСС" тәкъдим итәбез. Мондый системаларга ихтыяҗ бар. Шушы көннәрдә генә Кыргызстанда "Электрон Хөкүмәт" булдыру турында килешү имзаланды. Сирия һәм башка дәүләтләр өчен дә проектлар әзерләнә. Безнең бурыч - тиешле дәрәҗәгә ирешү һәм шул позицияләрдә ныгып калу", - дип төгәлләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашында старт алган конференция кысаларында Россиянең әйдәп баручы белгечләре илнең телемедицина үсеше һәм бердәм электрон белем бирү системасын формалаштыру сораулары хакында фикерләштеләр.
("Татар-информ" МА материаллары файдаланылды)