Татарстан Президентының республика эшмәкәрләре белән "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматында очрашулары булып узды

2016 елның 10 июне, җомга

2016 елның 10 июнендә Казанда Татарстан Президентының республика эшмәкәрләре белән "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматында очрашулары булып узды.

Очрашуда 200 дән артык бизнес вәкилләре, бизнес-берләшмәләр лидерлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Эшмәкәрләр Республика Башлыгына кайбер темаларга актуаль мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр: контроль-күзәтчелек органнарының эшчәнлеге, фермерларга ярдәм итү, эшмәкәрләрне укыту, медицина сәнәгате, юллар төзү, йөк ташу, авыл туризмы, чимал сатып алу, техник җиһазландыру, җиңел сәнәгать, заманча яшелчәләр саклау урынын төзү, тышкы базарларга татарстан продукциясен алга этәрү һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International