2016 елның 26 августында ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта "Татнефть" ГАҖ 2016 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджет расланды, беренче яртыеллыкта Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сүз барды.
Хисап чорында Компания ятмаларыннан 13,739 млн. тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 4,8 % артык. Иярчен нефть газын чыгару 461 млн. куб. метр тәшкил иткән, бу 2015 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән 5,6 % артык.
189 яңа нефть табу һәм 282 басым ясаучы коелар эшкә җигелгән. Әшәлче ятмасында беренче яртыеллыкта 291 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган (бу узган елның шул ук чорынан 75 % артык). Барлыгы җылыту алымнарын куллануны башлаганнан бирле агымдагы елның 1 июненә кадәр 1230 мең тонна югары үзле нефть чыгарылган.
Хисап чорында җибәрелгән продукциядән брутто-керем - 273 млрд. сум тәшкил иткән. Нетто-керем (өстәмә бәягә салымнан һәм экспорт түләүдән башка) 226 млрд. сум тәшкил иткән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 51 млрд. сум чиста табыш алынган. "Татнефть" төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме беренче яртыеллыкта 48 млрд. сум тәшкил иткән.
Бүгенге утырышта доманик катламнары буенча тәҗрибә-сәнәгый эшләрне геологик өйрәнү программасының үтәлеше барышы турында мәгълүмат тыңланылды, әлеге юнәлешне җәелдерү стратегиясе кабул ителде: моңа геология-разведка эшләре һәм ресурс базаны арттыру, фәнни-тикшеренү эшләре, тәэсир итү алымнарын һәм технологияләрне эшләү, скважиналарда тәҗрибә-сәнәгый эшләре, аңлатма һәм норматив базалар формалаштыру керә.
Директорлар Советы утырышында Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
("Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча)