Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ альфа-олефиннарны заманча җитештерүне эксплуатациягә кертте

2016 елның 20 августы, шимбә

2016 елның 20 августында Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ альфа-олефиннар җитештерү буенча заманча производствоны эксплуатациягә кертү тантанасында катнашты.   

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде. 

Яңартылган производствоны эшләтеп җибәрү алдыннан Рөстәм Миңнеханов берничә нефть химиясе предприятиесен карап чыкты. Эш программасында беренче пункт «ТАНЕКО» АҖ акрынайтылган кокслау җайланмасы булды. Бу  җайланманы комплекслы сынау агымдагы елның августында башкарылган иде. Әлеге проектны тормышка ашыру август аенда ук мазут чыгаруны тулысынча  туктатырга ярдәм итте, нефть эшкәртү тирәнлеген (99,19%) һәм ачык нефть продуктлары чыгышын (86,85%) арттырырга мөмкинлек бирде. Җайланма импортны алыштыру стратегиясенең бер мисалы булып хезмәт итте: төзелеш вакытында мөмкин кадәр үз белгечләребез, үз технологияләребез һәм җиһазларыбыз кулланылды. 

Аннан соң, Татарстан Республикасы Президенты «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ  изобутилен чыгару буенча җайланма төзелеше һәм  изопрен җитештерүне реконструкцияләүнең барышы белән танышты. Объектларны ел азагына кадәр гамәлгә кертергә ниятлиләр. Бу компаниягә СКИ-3 каучугын чыгаруны елына өстәмә рәвештә 280 мең тоннадан 380 мең тоннага кадәр арттырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, изобутилен җитештерүне эшләтеп җибәрү метил-трет-бутил эфирын (МТБЭ) һәм бутил һәм галобутилкаучук җитештерүен арттыруга китерәчәк.

Чираттагы объект «ТАИФ-НК» ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы (КГПТО) булды. Аның төзелеше 2012 елдан бирле бара. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нефть чималын эшкәртүдә яңа дәрәҗәгә чыгарга, нефть эшкәртү тирәнлеген 98,5% җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. 

Татарстан Республикасы Президентына белдерелгәнчә, бүген монда төп төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә һәм җайлау-эшләтеп җибәрү этабына күчү күздә тотыла.   

Аннары «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ альфа-олефиннар чыгару буенча яңартылган производствоны эксплуатациягә кертү тантанасы булып узды. Аның куәте елына 37,5 мең тонна булачак. Альфа –Саблин технологиясе буенча җитештерүне реконструкцияләү турында карар 2012 елда кабул ителгән иде. Аның төп максаты: этилен чималы чыгымын киметеп ихтияҗлы җиңел фракцияләр югары чыгышының яңа нәтиҗәле җитештерүен булдыру, полиэтилен җитештерүендә сомономер сыйфатында С4, С6 олефин фракцияләре импортын алыштыру. Җайланма заманча идарә итү системасы һәм аварияларга каршы саклану системасы белән тәэмин ителгән.  

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу химикларның шәһәрнең 50 еллыгына бик шәп бүләк һәм илнең нефть химиясе сәнәгате өлкәсе өчен истәлекле вакыйга булачак.    

«Без Түбән Каманың һәм җирле нефть химиясе кластерының көннән-көн үзгәрүен күрәбез. Нәкъ менә шундый җитештерүләр шәһәрнең тотрыклы үсешен тәэмин итә», - диде Татарстан Президенты. Әлеге комплекс Россиянең күп кенә пластик җитештерүчеләрен элек чит илләрдән сатып алына торган чимал белән тәэмин итәчәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан чит ил партнёрларына, проект, төзелеш, җайлау-эшләтеп җибәрү оешмаларына аерым рәхмәтен белдерде. 

Алга таба, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм яңа производствога старт бирде. 

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International