2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Казанда 7-9 сентябрь көннәрендә Татарстан нефть-газ-химия форумын үткәрү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе узды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, Татарстан нефть-газ-химия форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырылачак.
Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ААҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ, ТР Фәннәр Академиясе, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге ААҖ.
Татарстан нефть-газ-химия форумы - 2016 тантаналы ачылышында һәм форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.
Форум эшендә Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Австрия, Германия, Һиндстан, Кытай, Польша, Индонезия һ. б.) 200дән артык предприятие һәм оешма катнашуы планлаштырыла.
Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2016 кысаларында киң эшлекле программа каралган. Форум барышында 3 тематик махсус күргәзмә, 6 фәнни-практик конференция, шул исәптән, “Нефть, газ. Нефтехимия-2016" Халыкара күргәзмәсе, Халыкара фәнни-практик конференцияләр узачак.
Нефть, газ, химия тармагы предприятиеләре белгечләре катнашында адреслы очрашулар, капиталь һәм юл төзелешендә республикада җитештерелә торган нефть химиясе продукциясен файдалану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ-химия форумы Россиянең һәм республиканың нефть, газ, химия комплексын үстерү сораулары буенча мөһим дискуссия мәйданы булып тора.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, “Татарстан Республикасы югары үсешле ягулык-энергетика комплексына ия, аның составында нефть табу һәм эшкәртү предприятиеләре, нефтехимия һәм химия продукциясе җитештерүче предприятиеләр керә. Югары технологияле нефть, газ, химия комплексы – республика икътисады үсешенең мөһим ноктасы. Комплекс предприятиеләренең уңышлы хезмәте Татарстанның сәнәгать, инновацион һәм экспорт потенциалын ныгытырга булыша”.