Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

2016 елның 26 августы, җомга

2016 елның 26 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсе вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының  дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләк алучылар арасында - 56 Татарстанлы.

Тантаналы чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. 

Республика Көне алдыннан бездә матур бер гадәт бар - Татарстанның уңышлы, алдынгы вәкилләрен хөрмәтләү, дип ассызыклады ТР Президенты үзенең сәламләү чыгышында. "Бүген Татарстан Республикасы динамик рәвештә үсә. Безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә, агросәнәгать һәм энергетика кластерларын үстерү буенча зур планнарыбыз бар. Шул ук вакытта, без мәгариф, медицина, социаль яклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, гаилә, демография мәсьәләләре аеруча зур әһәмияткә ия. Бүегн Республикада гамәлгә ашырылучы барлык программа һәм проектлар да үз нәтиҗәләрен бирәләр, дип өстәде ТР Президенты. 

"Болар барысы да ныклы икътисад һәм тотрыклылык булганда мөмкин. Безнең иминлекне һәм тәртипне тәэмин итүче хокук саклау органнарының роле мөһим. Традицион конфессияләр вәкилләре турында да әйтми булмый, чөнки алар безнең  халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген дәүләт бүләкләренә лаеклылар        Россия һәм Татарстан үсешенә зур өлеш кертүчеләр. 

Алга таба бүләкләрне тапшыру тантанасы башланды. "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Валерий Погорелов  I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Моннан тыш, республика лаеклыларына почетлы исемнәр, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшырылды.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International