Татарстанның Тамбов өлкәсе белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре каралды

2016 елның 23 августы, сишәмбе

2016 елның 23 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Тамбов өлкәсе администрациясе Башлыгы Александр Никитин белән очрашуында катнашты.

​Очрашу барышында Татарстан Президенты республиканың конструктив диалогка әзер булуын ассызыклады. Хәзерге вакытта төбәкләр арасында сәүдә-икътисади әйләнеш 1,7 млрд сумнан артмый.  “Бу бик аз. Тамбов өлкәсенең дә, Татарстан Республикасының да потенциалы шактый. Безнең продукция – химия тармагы, машина төзелеше – күпкә җитди күрсәтелергә тиеш, дип ышанам. Ә безнең коллегаларыбыз монда ихтыяҗга лаек булган азык-төлек, авыл хуҗалыгы продукциясе җибәрә. Без үсешнең яңа юнәлешләре турында да сөйлибез. Тамбов өлкәсендә җиләк-җимеш юнәлеше җитди үсеш алган, ә без бу мәсьәләдә артта калабыз. Бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Кунакларны, үз чиратында, “Электрон хөкүмәт” һәм “Халык контроле” системасы кызыксындыра. Алар Татарстанда зур тәҗрибә тупланган махсус икътисади зона, бизнес, индустриаль мәйданчыкларга ярдәм итү структурасын өйрәнергә ниятлиләр.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республика регион белән идарә итүдә Тамбов тәҗрибәсен өйрәнергә ниятли. Якын арада өлкәгә Татарстан делегациясе җавап визиты белән барачак. Делегация составына республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләр, бизнес вәкилләре керәчәк, дип хәбәр итте республика лидеры. “Без коллегаларыбызда җитештерелә торган нефть химиясе җиһазларын күпсанлы заказ бирүче булып торабыз. Һәм бу юнәлешне җитди киңәйтергә була. Ниндидер интеграцион схемалар да уйларга мөмкин”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча, хезмәттәшлек турында алдан имзаланган Килешүгә өстәмә буларак, яклар юл картасын әзерләргә ниятләделәр. Анда сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм фәнни хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре керәчәк.

Искә төшерик, Тамбов делегациясе Татарстанга 22 август көнне килде. Визит программасы кысаларында кунаклар КФУ фундаменталь медицина һәм биология Институтының уку-лаборатория кампусында, медицина фәне Үзәгендә һәм IT-паркта булдылар.

("Татар-информ" МА материаллары файдаланылды)

Узган очрашу турында мәгълүмат һәм фоторепортаж ТР Хөкүмәте порталында уранштырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/714875.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International