Татарстан һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае арасында хезмәттәшлек үсә

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

2016 елның 22-23 августы көннәрендә Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек җитәкчелегендә Чехия делегациясенең Татарстан Республикасында визиты уза.

“Казан” Халыкара аэропортында Чехия делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары -  ТР cәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алды.

Агымдагы елның 22 августында Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек җитәкчелегендә Чехия делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае арасында төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлекнең актуаль сорауларын карадылар. 

Чехия делегациясенең Татарстанга визиты программасы кысаларында Чехиянең  Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек һәм аны озатып йөрүче затлар “Химград” Технополисында, “КАПО-Композит” АҖ, “Медицина Фәне Үзәге” Региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә, Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгендә булдылар.

Чехия кунаклары Татарстанның туристик потенциалы белән танышачаклар һәм Иннополис шәһәренә сәяхәт кылачаклар. 

Искә төшерик, быел апрель аенда Татарстан делегациясенең Чехиягә визиты вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Чехия Республикасы Сенаты Рәисе Милан Штех, Чехия Республикасы cәнәгать министры Ян Младек белән рәсми очрашулар узган иде. Брнода Татарстан-Чехия эшлекле форумы булып узды.   

2016 елның май аенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Чехия Республикасына эш визиты булып үтте. Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге кысаларында 2015 ел  нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 89 млн. АКШ долл. тәшкил иткән.

ТР Президенты Р. Н.Миңнехановның Чехия делегациясе һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек белән очрашуы турында мәгълүмат һәм фоторепортаж ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/713590.htm    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International