2016 елның 22-27 август көннәрендә Яр Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ тарафыннан оештырылган "PROF хәрәкәт-2016" Яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче форум уза.
Масштаблы һөнәри юнәлеш бирү очрашуы Кама автогиганты базасында өченче тапкыр үтә. Быел исә "PROF хәрәкәт" форумы халыкара статусын алды. Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлыгын арттыруга әйдәүче әлеге чарада Россия һәм якын чит илләрнең 39 шәһәреннән 200 якын мәктәп укучысы, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша.
2016 елның 22 августында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы Башкарма комитеты, "КАМАЗ” ГАҖ җитәкчеләре катнашында Форумның ачылышы булып узды.
Форум кысаларында җитештерүне карау өчен экскурсияләр планлаштырылган. Укучылар һәм студентлар Фәнни-техник үзәктә, коючы, тимерче, кысу-сын заводында, двигательләр заводында, “КАМАЗ” ның йомгаклау җитештерүендә-автомобиль заводының төп җыю конвейерында булачаклар.
Форумда катнашучылар “КАМАЗ-мастер” ралли командасында кунакта булып легендар КАМАЗ узышчылары белән уникаль фоторәсемнәрдә гәүдәләнәчәкләр.
"PROF хәрәкәт-2016" форумы нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда рейтингларын билгеләү планлаштырыла. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.