Түбән Камага – 50 ел.
2016 елның 20 августында Түбән Камада шәһәренең ярты гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды.
Тантаналы чараларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть химиясе ветераннары һәм башка мөхтәрәм кунаклар. ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында турыдан-туры трансляцияләнгән бәйрәм парады узды.
"Хөрмәтле Түбән Кама халкы һәм бәйрәм кунаклары, сезне шәһәрегезнең ярты гасырлык юбилее белән чын йөрәктән котлыйм, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Шәһәр тарихы 1958 елда башланган. Ул заманда республикабызда Түбән Кама сәнәгать районын оештыру турында карар кабул ителгән иде, районның үзәге Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы булырга тиеш иде".
Ул еллар Татарстан нефть сәнәгатенең үсеш вакыты. Комбинат белән бергә Түбән Кама да төзелде һәм үсте. 1966 елда аңа шәһәр статусы бирелгән иде. "Проектлаучылар, төзүчеләр һәм халык шәһәрдән бакча ясадылар - матур һәм уңайлы. Урамнарга матур исемнәр бирелде - Яшьлек урамы, Төзүчеләр, Кораб урамы, Тын аллея. Бүген без нигез салучыларга мәдхия укыйбыз, алар җилкәгә җилкә торып, шәһәр һәм комбинат төзелешенең бөтен авырлыкларын бергә күтәргәннәр" - дип Рөстәм Миңнеханов ветераннарга мөрәҗәгать итте һәм аларның һәрберсенең исемен атады.
ТР Президенты, шулай ук, төрле елларда шәһәр һәм районда җитәкче булып хезмәт итүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Шунысы куанычлы, Түбән Кама үзенең башлангыч билгеләнешен саклап калды -ул алдынгы, яшьләр һәм индустриаль шәһәр булып, шушы еллар эчендә илнең чын нефть химиясе башкаласына әверелде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, бүген биредә республика бөтен сәнәгать продукциясенең якынча 23% формалаша.
"Һичшиксез, шәһәрнең уңышлы үсеше һәм иминлеге -бу барлык Түбән Камалыларның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Шул ук вакытта, Түбән Кама предприятиеләренең, бизнес-җәмәгатьчелегенең торак төзелеше, фән һәм мәгарифне, мәдәният һәм спортны үстерүгә ярдәм итү, рухи яңарыш һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге шәһәр программаларын тормышка ашыруга керткән өлешләре бәяләп бетергесез", - дип өстәде ТР Президенты.
Нәкъ менә шуңа күрә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Түбән Кама республиканың иң яшь һәм матур шәһәрләреннән берсе булып кала һәм күп тапкырлар "Россиянең иң төзек шәһәре" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булып табыла.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, шәһәр юбилеена бигрәк тә үзгәреш кичергән. Соңгы елларда торак төзелеше һәм капиталь ремонт, мәгариф, спорт һәм сәламәтлек саклау объектларын, шәһәр юлларын һәм йорт эчендәге территорияләрне төзекләндерү кебек масштаблы эшләр башкарылды. "Әлеге чараларның барысы да безнең төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән - гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрүгә - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шуны билгеләп үтәсем килә, үткәрелгән эшләр үз нәтиҗәләрен бирә. Моның ачык мисалы - шәһәрдә балалар туу саны югары дәрәҗәдә".
Ахырда, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама халкын бәйрәм белән котлады һәм шәһәр алга таба да Татарстан уңышларына зур өлеш кертәчәгенә ышанып калуын әйтте. Аннан соң ул нефть химиясе өлкәсе ветераннарына һәм Түбән Кама, нефть химиясе кластеры төзелешендә катнашучыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.