Татарстанда өч яңа энергетика объектын сафка бастырдылар

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бу Казан территориясендәге объектлар - «Водозабор» подстанциясе (ПС 110 кВ Водозабор), 110 кВ кабель линияләренең яңа участоклары, шулай ук Лаеш районындагы «Сокуры» подстанциясе (ПС 110 кВ Сокуры).

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм башкалар катнашты.

Яңа «Сокуры» подстанциясе төзелеше районның зур потенциалына, электр энергиясен куллануның шактый үсүенә, торак комплекслар, коттедж бистәләре төзелешенең һәм сәнәгать кулланучыларының технологик тоташтыруларының бик нык үсүенә бәйле.

Подстанция югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган, алар дистанцион рәвештә тоташтырырга һәм сүндерергә, ремонтка чыгарырга һәм теләсә нинди тоташтыруны эшкә кертергә мөмкинлек бирә.

«Водозабор» модернизацияләнгән подстанциясе – Казандагы өченче цифрлы подстанция. Концепция искергән аналог системалардан баш тартуны һәм бердәм цифрлы идарә мохите булдыруны күздә тота.

110 кВ кабель-һава линияләренең өч яңа участогын төзү Казанның Киров, Мәскәү һәм Вахитов районнарын электр белән тәэмин итә торган энергетик артерияне яңартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International