ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

29 гыйнварда Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Лемана ПРО» компаниясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Наталия Неверская челтәрнең республикадагы гипермаркетларының берсендә булдылар.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

28 гыйнварда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Андрей Терехин белән онлайн-очрашу булды. Чарада Татарстанның 60дан артык компаниясе катнашты.

Презентация Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чаллы офисларында узды.
Атом электромобиле 2021 елдан бирле эшләнә. Хәзерге вакытта компаниядә 1600 дән артык кеше эшли. Компетенцияләр үзәге һәм җитештерү мәйданчыгы Мәскәүдә, бүлекчәләр — Чаллыда, Санкт-Петербургта, Тольяттида, шулай ук Нанкинда һәм Шанхайда (Кытай) урнашкан.


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында докладчыларның берсе ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.

27 гыйнварда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2023 ел ахырында  «РГК» Казан компаниясе СИБУРдан Казаноргсинтез территориясендәге торба заводын модернизацияләү өчен сатып алган, анда инде бер елдан соң, 2025 елның гыйнварында, яңа милекче Россиядә иң зур диаметры 1,6 метрлы күп катлы полимер торбалар җитештерү линиясен оештырган.


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

ЭП-600 предприятиесендә югары сортлы этилен алынган – продукциянең сыйфаты завод лабораторияләре тарафыннан расланган. Исегезгә төшерәбез, комплекс төзелеп бетү этилен һәм аның чыгарылмаларын җитештерү буенча «Нижнекамскнефтехим» куәтен ике тапкырга арттырды. Шул ук вакытта Россия нефть химиясендә беренче тапкыр мондый масштабтагы проектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре үз экспертизасы ярдәмендә башкарыла – лицензиарлар һәм җиһаз җитештерүчеләр ярдәменнән башка.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнварда республикага эш визиты белән Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов килде. Бүген Казан Кремлендә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов   белән очрашты. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Ул Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Россия җитештерүчеләреннән продукцияне «Россиядә эшләнгән» фестиваль-ярминкәсендә тәкъдим итәләр, аны Россия экспорт үзәге Кытай Яңа елы алдыннан Ляонин провинциясе башкаласы Шэньян шәһәрендә оештыра. Фестиваль 17-25 гыйнварда Shengjing Mall шәһәренең иң эре сәүдә үзәгендә атаклы «Русская улица»да узачак. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International