Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре башка төбәктән хезмәткәр яллаганда чыгымнар өчен 300 мең сумга кадәр алырга мөмкин

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бәшир Рамиев исемендәге ИТ паркта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы  узды, ул «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2024 ел нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар» темасына багышланды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев катнашты.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә:

  • 2030 елга кадәр кадрларга иң зур ихтыяҗ сәнәгатьтә, оборона-сәнәгать комплексында, сәламәтлек саклауда һәм транспортта сакланачак.
  • 2022 елдан башлап мәшгульлек үзәкләре тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә 14 меңгә якын кеше җибәрелгән, аларның 46% ы эшкә алынган.
  • Кадрларны тулыландыруның иң нәтиҗәле инструментларының берсе булып гражданнарның аерым категорияләрен, бигрәк тә яшьләрне эшкә урнаштырганда предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтү тора. Башка төбәкләрдән хезмәткәрләрне җәлеп иткәндә эш бирүчеләр 300 мең сумга кадәр субсидия алырга мөмкин, ә яшьләрне эшкә урнаштырганда – 75 мең сумга кадәр. Нәтиҗәдә, башка субъектлардан КАМАЗга, Карпов ис. химия заводына, Казан вертолет заводы, Элекон, Электросоединитель предприятиеләренә 2024 елда 60 кеше җәлеп ителгән һәм 2 мең яшь кешене эш белән тәэмин ителгән.
  • Республиканың югары сәнәгать потенциалы хезмәтне саклау өлкәсендә җитди бурычлар куя.

Татарстанда 2024 елның гыйнвар–октябрь айларында уртача хезмәт хакы 72 мең сум тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы 2023 елның шул ук чорына карата 21% ка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International