2024 ел дәвамында Татарстан компетенцияләренең төбәк үзәге хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча күп кенә чаралар оештырды һәм гамәлгә ашырды, алар предприятиеләр эчендә яхшыртуга да, төбәктә сакчыл җитештерү культурасын үстерүгә дә юнәлдерелде.
Бу чараларның нәтиҗәләре:
«2024 ел ахырына «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында Татарстанның икътисадның чимал булмаган тармакларындагы 264 предприятие катнаша. Катнашучыларның иң зур өлешен эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, атап әйткәндә, машина төзелеше, металлургия һәм металл эшкәртү предприятиеләре алып тора, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. – 2024 елда адреслы ярдәм кысаларында 44 предприятиедә эшләр төгәлләнде. Гамәлгә ашырылган проектлар арасында – сәнәгать һәм азык-төлек продукциясен җитештерүне, транспорт хезмәтләрен, авыл хуҗалыгы процессларын, төзелеш эшләрен оптимальләштерү һәм башкалар. 2025 елда без «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында да, «Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» төбәк проекты кысаларында да предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәчәкбез, анда федераль ярдәм чарасы периметрына эләкмәгән компанияләр катнаша алачак».