Яңа олефин комплексы (ЭП-600) – бу Татарстан нефть-газ химиясенең хәзерге тарихында яңа куәтләр булдыру буенча иң эре проект һәм бөтен ил масштабында тармак өчен төп проектларның берсе. ЭП-600 этилен һәм аның кушылмаларын җитештерү буенча НКНХ куәтләрен ике тапкырга арттырачак. Җайланма өчен чимал булып Татарстанның нефть эшкәртү тармагы предприятиеләре җитештерә торган турыдан-туры куыла торган бензин тора. Ел саен аны куллану күләме 1,8 млн тоннадан артып китәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ЭП-600 комплексы төзелешен 2024 елның декабрендә төгәлләделәр. ЭП-600 продукциясе «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» производстволарында кулланылачак, Идел нефть химиясе кластерының алга таба үсешен тәэмин итәчәк һәм югары өстәлгән бәяле әзер продукция чыгаруның яңа чылбырларын булдыру өчен этәргеч булачак.