Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне якынлашып килүче 2025 ел белән котлыйм!

2024 ел гади булмады. Ләкин, ул күрсәткәнчә, уртак максат өчен берләшеп, күп нәрсә эшләргә мөмкин. 

Безнең предприятиеләр, кооперация нәтиҗәсендә, импортны алыштыру буенча уңышлы эшләделәр. Кемдер хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда уңышларга иреште. 

Инновацияләр керткән компанияләр аеруча сөендерә. Алар – безнең сәнәгатьнең йөрәге.

Шуңа күрә тулаем алганда без сезнең белән елны яхшы төяп җибәрү күрсәткечләре, сәнәгать җитештерүе индексы һәм экспорт буенча бик яхшы нәтиҗәләр белән тәмамладык! 

Республика һәм ил үсешенә керткән өлешләре өчен һәркемгә рәхмәт белдерәм.

2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа күрә мин җиңүне дәвам итәргә, Ватан мәнфәгатьләрендә сәнәгатьтә яңа чикләргә чыгарга телим.  

Һәр чакыруга лаеклы җавап табылсын. Ә Министрлык һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәк. 

Дуслар! Яңа ел – гаилә бәйрәме. Аны иң якын кешеләре даирәсендә каршы алуыгызны һәм 2025 елның хезмәт көннәре алдыннан көч җыюыгызны телим. 

Сезгә, туганнарыгызга һәм безнең зур сәнәгатьче гаиләбезгә ныклы сәламәтлек телим! Бәйрәм белән!

 

Хөрмәт белән, 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры 

О.В. Коробченко 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International