Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкнең халыкара күзәтчелек советы утырышы. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, регион Россия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингы лидерлары өчлегендә нык тора. Республиканың алдынгы фәнни-мәгариф инфраструктурасы объектлары арасында «Планетаның сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» фәнни үзәге аерым урын алып тора.
Ул белдергәнчә, нәкъ менә нефть чыгару әле озак вакытлар Татарстанның икътисадый үсеш темпларын, аның инвестицион активлыгы динамикасын, шулай ук төбәк бюджетының керем өлешен тулыландыруны билгеләячәк.
Шуны да өстәп әйтик, фәнни үзәк Россиянең 4 алдынгы тармак вузын берләштергән консорциум базасында төзелгән, болар – КФУ, Уфа дәүләт нефть техник университеты, И.И.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, Сколково фән һәм технологияләр институты.
Алар бергәләп үзебезнең нефть сәнәгате өчен барлык белгечләрнең яртысын, шулай ук Латин Америкасының, Якын һәм Ерак Көнчыгышның 20 чит иленә югары квалификацияле кадрлар әзерлиләр. Үзәкнең фәнни-технологик эшләнмәләренә Татарстанда, шулай ук Кубада һәм Венесуэлада урнашкан авыр чыгарыла торган углеводород запаслары булган катлаулы чыганакларда ихтыяҗ зур. Бүген үзәк хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән 40 тан артык технология Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләрендә сынау уза, тагын 20 гә якын технология лаборатор сынау стадиясендә.
Утырышта катнашучылар үзәкнең бишьеллык эшенә йомгак ясадылар һәм аның алдагы эше буенча тәкъдимнәр әйттеләр.