2016 елның 26-29 октябрендә Казанда композицион материаллар буенча Composite Battle World Cup Kazan-2016 дөнья Чемпионаты узачак.
Composite Battle Чемпионатының (предприятиеләрнең яшь белгечләре һәм югары уку йортлары студентлары арасында композитлар буенча чемпионат) төп максатлары – композицион материаллар тармагын ватан сәнәгате үсешенең өстенлекле юнәлешләре буларак яшь инженерлар һәм студентлар арасында популярлаштыру һәм алга этәрү һәм кадрлар потенциалын үстерү.
Composite Battle оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ, Мәскәү композит кластеры, композит җитештерүчеләр Берлеге.
2016 елның 25 октябре - Таможня хезмәткәрләре Көне! ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан таможнясы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
"Хөрмәтле Татарстан таможнясы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия таможня органнарының 25 еллыгы белән котлыйм.
Татарстан таможнясы икътисадый куркынычсызлыгын ныгытуга, илнең милли мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлешен кертә.
2016 елның 24 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кама аръягы төбәге эшмәкәрләр белән очрашты.
Очрашуда Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән 100дән артык эшмәкәр катнашты.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм итү, импортны алыштыру мәсьәләләре турында, Түбән Камада өстенлекле үсеш территориясен булдыру перспективалары, сәнәгый мәйданчыклар үсеше һәм башка актуаль темаларга фикер алыштылар.
2016 елның 21 октябрендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “ГКС” компаниясенең нефть-газ-химия предприятиеләре өчен “КМ35” маркалы югары төгәллекле басым датчикларының яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Чарада “Сименс” компаниясенең өзлексез җитештерүне автоматлаштыру юнәлеше коммерция директоры Гюнтер Хаак, “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе җитәкчелеге, Россия һәм ТР нефтегазохимия комплексы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе җитештерү мәйданчыгы һәм КМ35 басым датчикларын җыю барышы белән танышты.
2016 елның 22 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә "Милли сәүдә маркасы" II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ этабы үтте.
Чараны Татарстан "Милли сәүдә маркасы" ТР Дәүләт унитар предприятиесе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты, ТР Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды.
Чараны үткәрү максаты - Татарстан җитештерүчеләренең сәүдә маркаларын алга сөрү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, күпләп һәм ваклап сату җитештерүчеләре һәм предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләрне үстерүгә ярдәм итү.
Чарада 30дан артык сөт, ит продукциясе, кондитер һәм икмәк ризыклары, сәнәгать товарлары җитештерүчеләр һәм хезмәтләр күрсәтүчеләр катнашты.
Яр Чаллы халкы һәм кунаклары өчен продукция һәм товарларның киң ассортименты отышлы бәядән тәкъдим ителгән иде. Ярминкәдә катнашучылар төрле азык-төлек продуктларын, кием-салым, аксессуарлар, йорт һәм бакча өчен товарлар сатып ала алдылар.
2016 елның 21-22 октябрендә Казанда УНИКС мәдәни - спорт комплексында ел саен үткәрелә торган "Наше время – Безнең заман" республика эшче яшьләр иҗаты телевизион ачык фестиваленең дүртенче зональ этабы узды.
Чарада 13 муниципаль районнан 47 предприятие һәм оешмадан 330 катнашучы чыгыш ясады: Казан, Арча, Апас, Яшел Үзән, Лаеш, Тәтеш, Саба, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Балтач, Биектау, Чистай муниципаль районнары.
Зональ этап гала-концертында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе вәкилләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе вәкилләре катнашты.
Зональ этапта “Татэнергосбыт” АҖ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-«Туполев» филиалы, «Татспиртпром» АҖ, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, “Генерирующая компания” ҖЧҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Казан электротехника заводы” ГАҖ, “Апас аграр көллияте”, Казан оптико-механика заводы” АҖ командалары җиңүчеләр дип табылды.
Фестивальнең финалы 10-11 ноябрьдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында узачак.
Фестивальнең йомгаклау Гала-концерты 2016 елның 13 ноябренә планлаштырылган.
2016 елның 21 октябрендә "Идея" Технопаркында беренче тапкыр ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов белән ТР кафедра мөдирләре һәм фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләре очрашты.
“Бизнес, фән һәм хакимият - өч эре институт үзара хәрәкәттә торган очракта илләр, регионнар, икътисад нәтиҗәле рәвештә үсә ала. Татарстан әлеге концепцияне күздә тотып безнең хакимият органнары, эксперт берләшмәләр, һәм сәнәгать Стратегия -2030 кысаларында хәрәкәт итүләре өчен системалы рәвештә эш алып бара. Бүгенге очрашу – экспертлар белән сәгать телен тикшерү һәм бертөрле фикерләү өчен үзенә бер кечкенә генә инструмент. Моннан безнең студентларыбызның дөньяны күзаалавы, яшьләрнең фикере тора, ә алар киләчәктә безнең проектлар өстендә, завод һәм предприятиеләрдә хезмәт итәчәкләр. Безнең өчен үзара аңлашуны, бер телдә сөйләшүне тәэмин итү хәзер бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Алберт Кәримов “Татар –информ” МА корреспонденты белән әңгәмәсендә.
2016 елның 21 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "ТГК Урыссу ГРЭС" ЯАҖ бетү сәбәпле хезмәткәрләргә яңа эш урыннары булдыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Ютазы муниципаль районы хакимияте, "Татнефть", НПФ "Пакер" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
2016 елның 21 октябрендә "Идея" Технопаркында ТР вице-премьеры –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР фәнни-эксперт бергәлеге вәкилләре һәм кафедра мөдирләре белән очраша.
Очрашуда “Алабуга” МИЗ вәкилләре дә катнаша.
Чара кысаларында фәнни -педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап һәм үзара мөнәсәбәтләрнең юнәлешләрен билгели алачаклар.
Очрашу азагында “Идея” технопаркын тәкъдир итү булачак.
Искә төшерик, ТР Президенты ярдәме белән гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча ТР вузара координация советы инициативасы белән даими нигездә ТР югары уку йортлары гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр кафедра мөдирләренең республика җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулары оештырыла.
Әлеге чаралар Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген республикада тормышка ашырыла торган проектлар һәм социаль-икътисади үсеш программалары белән таныштыру максатыннан уздырыла.
2016 елның 20 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Саньцзюй" (КХР) яңа экологик материаллар Пекин акционер компаниясе делегациясе белән очрашуында катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләгәнчә, «Саньцзюй» компаниясенең нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм катализаторлар җитештерү процессларын үстерү өлкәсендә тәҗирбәсе шактый зур. Ул ассызыклаганча, әлеге тема бүгенге көндә Татарстан өчен кызыклы һәм республика хезмәттәшлек итү яклы".