СИБУРның яңа олефин комплексы ЭП-600 этиленның беренче тонналарын алды

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

ЭП-600 предприятиесендә югары сортлы этилен алынган – продукциянең сыйфаты завод лабораторияләре тарафыннан расланган. Исегезгә төшерәбез, комплекс төзелеп бетү этилен һәм аның чыгарылмаларын җитештерү буенча «Нижнекамскнефтехим» куәтен ике тапкырга арттырды. Шул ук вакытта Россия нефть химиясендә беренче тапкыр мондый масштабтагы проектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре үз экспертизасы ярдәмендә башкарыла – лицензиарлар һәм җиһаз җитештерүчеләр ярдәменнән башка.

Комплексның бу төп продукты кулланучыларга – «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез» заводларына – киләсе продукцияне җитештерү өчен җибәрелгән инде.

Җайланма өчен чимал булып Татарстанның нефть эшкәртү предприятиеләре җитештерә торган турыдан-туры куыла торган бензин тора. Ел саен аны куллану күләме 1,8 млн тоннадан артып китәчәк.

ЭП-600 җитештерү куәтләре 600 мең тоннага кадәр этилен, 270 мең тоннадан артык пропилен, 245 мең тонна бензол һәм 88 мең тонна бутадиен алырга мөмкинлек бирә.

Бу продукция Россиядә озакка чыдам торбалар, ышанычлы юллар, экологик шиннар һәм җылылык изоляцияләү материалларын күбрәк ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Олефин комплексы Идел нефть химиясе кластерының алга таба үсешен тәэмин итәчәк һәм югары өстәлгән бәяле әзер продукция чыгаруның яңа чылбырларын барлыкка китерү өчен стимул тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International