2025 елда Татарстан энергетика форумы гомумроссия форумы булачак

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында докладчыларның берсе ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.

Ул Татарстан энергетика форумын яңа форматта уздыру турында сөйләде.

«2025 елдан ТЭФ форматын үзгәртергә тәкъдим ителә. Форумның статусын энергетика һәм илебезнең энергомашина төзелеше өлкәсендәге гомумроссия вакыйгасына кадәр күтәрү исәбенә республика продукциясен сату базарларын киңәйтү, Татарстан энергетикасына технологияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла. Моның өчен форумны оештыруга партнерлар – Энергетика министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр. Федераль ведомстволар ягыннан ярдәм алынды», - диде Олег Коробченко.

Быелдан әлеге чара яңа исем алды – «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы. Ул 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Казан Экспо территориясендә узачак.

Моннан тыш, форумда БДБ электр энергетикасы советы утырышын уздыру планлаштырыла. Шулай итеп, чарада шулай ук БДБ илләренең 9 энергетика министрлары, шул исәптән Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, шулай ук БДБ энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International