ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Татарстанда эшләнгән» брендын үстерү турында фикер алыштылар

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнварда Татарстан премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Лемана ПРО» компаниясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Наталия Неверская челтәрнең республикадагы гипермаркетларының берсендә булдылар.

«Леман ПРО» - төзелеш һәм ремонт, йорт һәм бакчаны төзекләндерү өчен товарлар сатуда махсуслашкан ритейлер. Россиядә беренче кибет 2004 елда ачылган. Бүген челтәр илнең 65 шәһәрендә 111 гипермаркетны колачлый. Республикада 4 гипермаркет урын алган – Казанда һәм Чаллыда, аларда 1350 кеше эшли.

Компания үзебезнең җитештерүне үстерүгә актив ярдәм итә: бүген кибет киштәләрендә Россия товарлары өлеше 72% ка җиткән, ә якындагы өч елда аны 76% ка кадәр арттыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Татарстанда компания 34 локаль товар һәм хезмәт күрсәтүче белән хезмәттәшлек итә, аларның продукциясе бөтен Россия буенча кибетләргә җибәрелә.

Министрлыкта шулай ук Олег Коробченко һәм Наталия Неверскаяның очрашуы булды. Алар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде һәм челтәргә «Татарстанда эшләнгән» бренды астында республика товарлары өлешен арттыруны карарга тәкъдим итте.

«Без Татарстаннан килгән хезмәттәшләребез белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. Алар белән күптән эшлибез. Татарстан кластеры товар әйләнеше, операцион процессларның нәтиҗәлелеге, бизнес-практикалар һәм клиент юллары буенча планнарның үтәлеше ягыннан үрнәк булып тора. Без киләчәктә республика белән хезмәттәшлек итүдә зур потенциал күрәбез», – дип билгеләде Наталия Неверская.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International