Казан Кремлендә Зимбабве Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ул Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Зимбабве – Россиянең Африка континентындагы ышанычлы союздашы, аның белән Зимбабве халкының бәйсезлек өчен көрәш елларында ныклы элемтәләр урнашкан.

Төрле вакытта Зимбабведа КАМАЗ автомобильләре китерелгән. Моннан тыш, анда Казан вертолет заводы вертолетларын да экспортлыйлар.

«Сезнең ил компанияләре белән энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар, зур блок – ул ИТ һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика. Боларның барысының да перспективасы зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе кыскача республика турында Россия Федерациясенең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән субъектларының берсе буларак сөйләде. Төбәк икътисадының нигезе – нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, киләсе мөһим юнәлеш – нефть химиясе. Татарстан – синтетик каучук һәм полимерлар җитештерүче иң эре компания.

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International