Татарстан һәм Вологда өлкәсе хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнварда республикага эш визиты белән Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов килде. Бүген Казан Кремлендә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. 

Очрашу башланыр алдыннан яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Вологда өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.

Имзаланган килешү беренче чиратта товар әйләнеше өлкәсендә үзара элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез булачак. Татарстан Вологда өлкәсенә йөк автомобильләре, ягулык, нефть эшкәртү продуктлары, медицина инструментлары һәм җиһазлар җибәрә. Вологда өлкәсеннән республика нигездә металл прокат ала.

Георгий Филимонов республиканың икътисадый үсешен, шулай ук Татарстанның сәнәгать паркларын һәм инновацион инфраструктураны үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен югары бәяләде. Ул ассызыклаганча, Вологда өлкәсе хезмәттәшлекне ныгытырга тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International