27 гыйнварда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Россиядә көзгә 2035 елга кадәр химия комплексын үстерү стратегиясен әзерләргә тиешләр. Бүгенге көндә химия тармагының тулаем эчке продуктка керткән өлеше 6,4 трлн.сумга җитә. 2030 елга 317 яңа производство ачу планлаштырыла. Тармакта керем артуы тагын 6 трлн.сум тәшкил итәргә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика 2000 елдан нефть, газ, химия комплексын үстерүнең үз бишьеллык программаларын гамәлгә ашыра.
Утырышта катнашучылар кайбер яңа проектларны карадылар:
«Абирой» ҖЧҖ генераль директоры Дастан Кокеев 1998 елдан башлап оештыру үзгәрешләре проектларын озата баручы һәм эре халыкара бизнес өчен җитди стратегик чишелешләр тәкъдим итүче үз компаниясе турында сөйләде (эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып яңа производстволарны эшләтеп җибәрүгә техник персоналны әзерләүнең комплекслы проектлары, эчке ресурслар белән эшләү аша производстволарның нәтиҗәлелеген арттыру, компетенцияләрне үстерү аша куркынычсызлык культурасын яхшырту).