Татарстан Президенты һәм Төркия Премьер-министры Татарстан-Төркия эшлекле форумында катнаштылар

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 7 декабрендә Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырымның Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Аның төп темасы – илләр арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуы һәм икътисади яссылыкта үсү перспективалары булды.

Төркиядән килгән кунакларга Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина тәкъдим итте.

Алберт Кәримов чыгышында Татарстанда уртак предприятиеләр саны буенча Төркия беренче урында тора-аларның саны 280нән артык дип ассызыклады. Республикада һәр бишенче уртак предприятие Төркиядән.

Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым чыгышында Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчинең Татарстанның еш кунагы булуын билгеләде һәм товар әйләнеше тайпылышсыз артканнан-арта барыр дигән ышанычын белдерде. Шулай ук, Йылдырым әфәнде илләр арасында авиарейслар санын арттырырга өндәде һәм Төркия продуктларына карата Россия санкцияләрен тулысынча бетерү буенча эш алып барылуын сөйләде.

Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстан Республикасы икътисадына Төркия инвестицияләре стратегик характерда булуын билгеләде, медицина һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектларны анонслады (төгәл әйтсәк, теплица хуҗалыгы төзелеше проекты). Министр әлеге проектлар хакында төгәлрәк сөйләшүләр киләсе атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Анкарада узачак визиты барышында дәвам итәр дигән ышанычын белдерде. Форум барышында бу проектлар турында тулырак мәгълүмат бирелмәде.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында суык мөнәсәбәтләрнең тәмамлануын һәм актив рәвештә эшкә керешергә мөмкин икәнен билгеләп үтте. Татарстан Президенты ассызыклаганча, Төркия Татарстанның әйдәп баручы партнеры һәм һәрбер уртак проектка монда җитди мөнәсәбәт. Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап: "Татарстан сезнең өчен ачык, хуш килэсез!"-диде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча хезмәттәшлекнең  уңышлы мисаллары арасында "КАМАЗ" ГАҖ Tirsan kardan(кардан валлар китертү), TOKEZ OIL SEALS CO., INC, DONMEZ, "СКТ" ҖЧҖ (резинотехника  әйберләре), "ТИС" ҖЧҖ (утыргычлар) Төркия предприятиеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен атарга була. "Татнефть" компанияләре төркеме 2014 – 2015 елларда Төркиягә нефть химиясе продукциясен (мазут, изопарафин мае, техник сера, техник углерод, автомобиль шиналары) җибәреп торган; "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" ҖЧҖ җитештергән продукция дә озатылган.

 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/12/07/530971

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International