2016 елның 8 декабрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Милли сәүдә маркасы» II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ туры җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә җитәкчелеге, ТР ДУП "Милли сәүдә маркасы" вәкилләре, жюри әгъзалары һәм фестиваль-бәйгенең җиңүчеләре катнашты.
Искә төшерик, агымдагы елның 22-23 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә сөт, ит продукциясе, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары, сәнәгать товарлары җитештерүчеләр өчен II Республика фестиваль-бәйгесенең зональ туры узды.
Фестиваль-бәйгене ТР "Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Яр Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" регионы Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды.
Фестивальнең максаты - "Милли сәүдә маркасы" бренды астында Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган үзебезнең сыйфатлы азык-төлек товарларының иң яхшы үрнәкләрен формалаштыру һәм алга сөрү.
Бәйгедә 35тән артык предприятие катнашты.
Бәйге барышында жюри һәм тамашачылар сөт, ит, икмәк-күмәч продукциясе һәм сәнәгать товарларының 40 тан артык үрнәген бәяләделәр. Төп критерийлар арасында: хәзерге заман стандартларына туры килү, органолептик сыйфатлар, товарны төрүгә һәм бизәүгә таләпләр, маркировка һәм атрибутикасы, бүләкләр һәм мактаулар, теманы ачу, дизайн, продукцияне тәкъдим итү.
Бәйгедә беренче тапкыр катнашырга теләк белдерүчеләрдән тыш фестивальдә ТР "Милли сәүдә маркасы" дәүләт унитар предприятиесе белән "Милли сәүдә маркасы" сәүдә билгесен куллануга шартнамә төзегән компанияләр дә катнашты. Алар арасында "Татспиртпром" ААҖ, "Чаллы – бройлер" ҖЧҖ, "Алабуга азык комбинаты" ЯАҖ, "Касым сөт комбинаты" ҖЧҖ, "Семечкин" ҖЧҖ, "Горизонт" ҖЧҖ, "Казан балык эшкәртү заводы".
Фестиваль–бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы продукт” номинациясендә (азык-төлек продукциясе) 1 урынны 8 предприятие продукциясе алды: "Авангард" АҖ (сулугуни сыры), "Касым сөт комбинаты" ҖЧҖ (3,2% "Туган Як" сөте), "Казан балык эшкәртү заводы" ҖЧҖ (ысланган сельдь балыгы), "Мәсгутов.Р.Р" шәхси ярдәмче хуҗалыгы (кәрәзле бал), "Мосс" ҖЧҖ ("Пузырек" аракысы), Шәхси эшмәкәр “Мотыйгуллин Р.М.” ("Мәскәү" казылыгы), "Азык-төлек комбинаты" ҖЧҖ ("Казан" прәннеге), "СМП-Нефтегаз" АҖ ("Южная" казылыгы).
“Иң яхшы товар” номинациясендә (халык кулланышындагы сәнәгать товарлары) 1 урынны 4 предприятиенең товарлары алды: "Кукмара киез итек комбинаты" ҖЧҖ (100% сарык йоныннан сувенир продукциясе), "Кукмара металл савыт-саба заводы" ААҖ (пылау өчен казан), "Васильево пыяла заводы" (универсаль аш бүлмәсе җыелмасы), Шәхси эшмәкәр “Хәсәнов Р.Ф.” ("Ива мебель" Тукылган җиһаз фабрикасы, тукылган җиһаз җыелмасы).