Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) инициативасы белән 9 декабрь Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 2003 елның бу көнендә Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге Сәяси конференциядә 2003 елның 1 ноябрендә Генераль ассамблея тарафыннан кабул ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясе имзалау өчен ачыла. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә имза ата.
Документка кул куйган дәүләтләр ришвәт, бюджет акчаларын үзләштерүне һәм коррупциячел керемнәрне җинаять дип игълан итәргә тиешле. Конвенция нигезләмәләренең берсендә коррупция нәтиҗәсендә алынган чараларны кире үз урынына кайтару мәҗбүр.
Коррупция — катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул теге яки бу дәрәҗәдә барлык илләргә дә кагыла. Ул җәмгыятьнең икътисадый үсешен тоткарлый һәм дәүләтнең нигезен җимерүгә китерә.