Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Индонезия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Суматра утравында җир тетрәү аркасында 100 кеше һәлак булу сәбәпле Индонезия Республикасына кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде.
АСЕАН илләре арасында Индонезия Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый партнерларының берсе, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Индонезия вәкилләрен 2017 елның 18-20 маенда узачак Kazansummit халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елның февралендә Джакартада узачак халыкара сәүдә ярминкәсендә хәләл продукциясе белән Татарстан җитештерүчеләре дә катнашачак.
Үз чиратында Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди Индонезиядәге җир тетрәүгә бәйле рәвештә кайгыларын уртаклашкан өчен хөрмәтен белдерде.
Илче әфәнде Татарстанда икенче визиты белән булуын искәртте. Сәфәренең сәбәбе – беренче мәртәбә Казанда Кол Шәриф мәчетендә Индонезия яшь парына никах укылачак.
Индонезия яшь пары никахларын Казанда укытырга теләк белдергән, моңа кадәр алар Россиягә килгәннәре булмаса да, Татарстанда мөселманнар яшәвен беләләр.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Вахид Суприяди Индонезия һәм Татарстан хезмәттәшлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Илче әфәнде искә төшергәнчә, 2017 елның августында Татарстанда Индонезия Көннәре узачак. Шулай ук, Татарстан белән Индонезия арасында турыдан-туры һава юллары ачылыр дигән өметен белдерде һәм бу һичшиксез туристлар агымын арттыруга китерәчәк, диде Илче.
(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)