Рөстәм Миңнеханов: илнең үсеш дәрәҗәсе машина төзелеше комплексын үстерү дәрәҗәсенә бәйле

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 7 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге  территориясендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» XVI Халыкара күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре Координация советы Советының VI утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, республика хакимият органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстан машина төзелеше тармагының эре предприятие вәкилләре катнашты.

«Координация советы үз эшенең нәтиҗәлелеген раслады. Машина төзелеше өлкәсендә төп мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен бу файдалы мәйданчык», - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, бүген тармак алдында берничә мөһим бурыч тора. Аерым әйтсәк, югары уку йортларының предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлеген тагын да тыгызрак тәэмин итү. “Машина төзелеше өлкәсен үстерү өчен барлык тырышлыкны да куярга кирәк, белем бирү өлешен, җитештерү секторын һәм дәүләт хакимиятен. Бергәләп эшләргә кирәк. Машина төзелеше комплексы үсеше дәрәҗәсенә бөтен ил үсеше дәрәҗәсе бәйле”,-дип ышана Рөстәм Миңнеханов.       

Республика машина төзүчеләрнең эшчәнлеге экспортка юнәтелгән булырга тиеш, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты. “Хәзерге заманның барлык таләпләренә туры килергә һәм халыкара базарларга чыгарга кирәк. Биредә зур игътибар сәнәгать предприятиеләренең аудитында", - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, машина төзелешенең әйдәп баручы тармакларының берсе-станоклар төзелеше. "Теләсә кайсы предприятиенең нәтиҗәлелеген станоклар тәэмин итә, - диде ТР Президенты. Татарстан - зур машина төзелеше республикасы. Станоклар төзелешен үстерү - өстенлекле бурычларның берсе. Шул ук вакытта, республика чит ил инвесторлары өчен ачык һәм әлеге җитештерү төрен локальләштерү өчен барлык шартлар белән тәэмин итәргә әзер".

Утырыш кысаларында фәнни-белем бирү үзәкләре, Россиянең төрле предприятиеләре вәкилләре һәм чит ил белгечләре чыгышлары яңгырады.

Утырыш ахырында Татарстан Президенты катнашында берничә килешү имзаланды. Чехиянең "Югострой" компаниясе Татарстан Республикасының "ОКА" ҖЧҖ Сәүдә Йорты  хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Эрфурт белем бирү үзәге (ГФР) мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында меморандумга кул куйдылар.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International