Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Корея делегациясе Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Бүген Илче Пак Ро Бёк һәм Көньяк Корея кече һәм урта бизнесының күп санлы вәкилләре Казанда «Корстон» КСКК мәйданында узачак «Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә Евразия партнерлыгы» семинарында катнашачак.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Илчегә Татарстанга карата кызыксыну белдерүе өчен рәхмәтен җиткерде. Корея Республикасы дөньяның иң эре икътисадлы илләр санына керә һәм көчле сәнәгать, технологик һәм фәнни потенциалга ия, дип билгеләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Көньяк Корея партнерлары белән яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе барлыгын ассызыклады. Ул үзенең бу елның июлендәге Сеулга булган визитын искә алды. Визит барышында Татарстан Президенты ил җитәкчелеге вәкилләре белән рәсми очрашуларда булды һәм Татарстан-Корея эшлекле форумында катнашты.
Бүген Татарстан һәм Көньяк Корея арасында хезмәттәшлек берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсе, мәгълүмати-коммуникация тармагы, сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм башкалар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, югары технологияләр, инфраструктур проектлар һәм төзелеш, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм спорт өлкәсендә багланышларны үстерү өчен зур потенциал бар.
Пак Ро Бёк Көньяк Корея делегациясенең Казанга визитын югары дәрәҗәдә оештыруы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм Татарстан Республикасы белән Корея Республикасы арасында уңышлы хезмәттәшлек киләчәктә дә конструктив һәм нәтиҗәле булыр дигән ышанычын белдерде.
Аннан соң, Көньяк Корея эшлекле даирә вәкилләре үз компанияләре турында сөйләделәр, Татарстан территориясендә бизнес үстерү өчен иң перспектив юнәлешләрне билгеләп үттеләр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)