Казанда «Татарстанның Эшлекле партнерлары» Форумы уза

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстанның Эшлекле партнерлары» Форумының пленар утырышы үтте.

«Татарстанның Эшлекле партнерлары» Форумы агымдагы елның 7-9 декабрь көннәрендә уза. Форум эшендә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән якынча 700 татар эшмәкәре катнаша.

Утырыш барышында эшмәкәрләр үзләренең эш тәҗрибәләре һәм проблемалары белән уртаклаштылар, Россия төбәкләрендә татар милли традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Аерым чыгыш  революциягә кадәрге Россиядә татар иганәчеләре тарихына багышланды. 

Республика кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов форумның елдан-ел үсә  баруын, анда катнашучыларның саны артуын билгеләп үтте.

«Сезнең белән мондый очрашуларда без Россия һәм чит илләрдәге ватандашларыбызның гамәлгә ашырган яңа проектлары белән танышабыз. Сез башкалар өчен милләтен онытмаучы, татар халкының мәдәни һәм рухи хәзинәләрен саклауда ярдәмче һәм уңышлы эшкуар буларак яхшы үрнәк булып торасыз», – диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләрендәге татар эшмәкәрләренең актив катнашулары һәм ярдәме белән туган телне, динне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән төрле милли бәйрәмнәр, концертлар һәм башка чаралар уздыру мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән актив эшлекле багланышларда торучы эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты рәхмәт хатларын тапшырды.  

(ТР Президенты Матбугат үзәге материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International