«Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең яңа бинасы

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ идарәсенең һәм клиентларга хезмәт күрсәтү үзәгенең яңа бинасында (Казан, Павлюхин урамы, 110в) булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озатып йөрде.   

Яңа бинаны карап йөргәндә аңлатмаларны «Татэнергосбыт» АҖ директоры Рифнур Сөләйманов биреп барды. Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк идарә һәм клиентларга хезмәт күрсәтү офисы арендаланган биналарда урнашкан. Бүген компания 850 мең физик затка һәм 33 мең юридик затка хезмәт күрсәтә.

Яңа бинада персоналның нәтиҗәле эше өчен дә, клиентлар өчен дә уңай шартлар тудырылган. 70тән артык бүлмә абонент залларын, эш кабинетларын, сөйләшүләр алып бару, киңәшмә залын тәшкил итә. Барлыгы 285 хезмәткәр урнаштырылган. 

Беренче катта Рөстәм Миңнехановка «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офислары эшен күрсәттеләр. Залда 9 кабул итү тәрәзе, шәхси кабинет мөмкинлекләре белән куллану өчен терминаллар һәм инфомат урнашкан. Клиентлар өчен электрон чират оештырылган, көтеп утыру урыннары җиһазландырылган. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, барлык бүлмәләр дә йөрүләре кыен булган кешеләр өчен  яраклаштырылган.  

Аннан соң, Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы кулланучылары өчен электр энергиясен көн саен күпләп сатып алу процессы белән таныштырдылар. Энергия куәтләре базарында эш үзенчәлекләре, бәя һәм тарифларга тәэсир итүче факторлар, шулай ук, электр куллануны планлаштыру турында сөйләделәр.  

 

(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International