ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Халыкара хатын-кызлар көне котлап:
"Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар Көне-8 март белән тәбрик итәм!
Бу якты язгы бәйрәмдә наз һәм моң, хозур һәрвакыт Сезнең игелекле юлдашыгыз булсын.
Теләкләр һәм хыяллар тормышка ашсын, гаиләдә мәхәббәт, җылылык һәм үзара аңлашу чәчәк атсын!
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, язгы күтәренке кәеф, уңышлар һәм иминлек телим!"
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ир-атлары хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр. Изге сүзләр һәм игътибар бу көнне изге затларның берсен дә битараф калдырмады!
Мәскәү өлкәсе Наро-Фомин районында урнашкан "Татнефть-АЗС-Көнбатыш" ҖЧҖ караган "Татнефть"нең 268 номерлы ягулык салу станциясе "Заманча АЗС" журналы версиясе буенча «Елның иң яхшы ягулык салу станциясе» дип табылган.
2016 елда 268 номерлы ягулык салу станциясенең тышкы һәм эчке күренеше яңа концепция буенча яңартып төзелгән. Станциядә югары сыйфатлы дизель ягулыгы, Аи-95, Аи-92 маркалы бензин салына, шул исәптән популярлашкан TANECO дизель ягулыгы да сатыла.
2017 елның 6 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларны биләүче дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфа биләү коррупция куркынычы белән бәйле булган гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфаларны биләгәндә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Кытай Халык Республикасы) Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте чит ил эшләре буенча Канцелярия Башлыгы Ван Хайцзюн җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашу узды.
Сөйләшүләр барышында яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында фикерләштеләр. Моннан тыш, кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм сәнәгый потенциалы турында җентекләп сөйләделәр.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ютазы район советының XI утырышында катнашты. Чарада депутатлардан тыш, район советы рәисе - район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, «ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма директоры Сергей Болотаев һәм башкалар катнашты.
2017 елның 3 мартында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә министрлык һәм ведомство, шулай ук, иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты.
Утырыш барышында узган атнаның эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы атнага бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр Агентлыгы вәкиленең чыгышын тыңладылар. Чыгышның темасы Россия Федерациясе субъектларыннан эшлекле партнерларның электрон сәүдә мәйданчыгы (zakazrf.ru) белән хезмәттәшлегенә багышланды.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең агымдагы сораулары каралды һәм фикер алышу узды.
3 мартта ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама химия-технология институты хезмәткәрләре белән очрашты.
Институтка килү белән министр директор Виталий Елизаров белән берлектә химия кафедрасында заманча Mitsubishi Electric лабораториясен карады һәм югары уку йортының техник җиһазлану хәле белән танышты. Министр заманча җиһазлануның ни дәрәҗәдә актуальлеген һәм студентлар өчен никадәр гамәли файдалы булуы белән кызыксынды. Виталий Елизаров лабораторияләрдә дөньядагы иң алдынгы җиһазларның урнаштырылган булуына басым ясады һәм Түбән Кама шәһәре предприятиеләрендә аналог җайланмалар булу сәбәпле эшләүнең җайлы булуын әйтеп үтте. Мондый лабораторияләрдә институт студентлары күнекмәләрен шомартуларын билгеләп үтте.
Институт коллективы каршындагы чыгышында Альберт Кәримов Түбән Кама химия технология институтының Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен кадрлар коючы булуын ассызыклады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы сәнәгате өчен кадрлар темасының мөһим булуын хәбәр итте. Бүгенге көндә ресурс үзәкләр оештырыла һәм актив рәвештә алар эшләп килә. Бүген аларның саны 20гә җитә. 2020 елга кадәр тагын 13 үзәк оештыру күздә тотыла. Бу предприятиеләрнең кадрлар санын үстерүнең нәтиҗәле коралы. Республикада предприятие заказлары өчен махсус кадрлар әзерләүгә юнәтелгән кафедралар булдырыла.
Очрашу азагында министр сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре өчен кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Виктор Елизаровка һәм Дилшат Латыповка Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүген ТР Түбән Кама муниципаль районының 28нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә экология дәресе узды. "Экология, сәнәгать, шәһәр" дип иссемләнгән дәрес Россиядә уза торган экология Елына багышланды.
Тугызынчы класс укучылары өчен дәресне Балалар экология һәм биология үзәге педагоглары һәм "Экоград" фәнни җәмгыять укучылары үткәрде.
Экспертлар ролендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин чыгыш ясадылар.
Мәктәп укучыларына үз яшьтәшләре алып барган дәресләр хәтта күбрәк ошый. Бүген дә баш спикерлар булып Тимур Порываев һәм Алина Гәрәева чыгыш ясадылар. Беренче доклад "ТАНЕКО" АҖ табигатьне саклау технологияләре темасына багышланды. Алина исә "Аккош" күле территориясе табигате турында сөйләде.
28нче мәктәп укучылары өчен бүген предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеге турында республиканың рәсми затларыннан ишетергә мөмкинлек туды һәм алар бу форсатны ычкындырмадылар. Укучылар җитәкчеләргә сораулар яудырдылар. Альберт Кәримов нинди һөнәрне сайларга дигән сорауга, финансистларның җитәрлек булуын һәм сәнәгать белән тормышын бәйләргә теләүчеләргә инженер белгечлеген сайларга тәкъдим итте, чөнки җитештерүдә мондый белгечләр җитешми, ә эшләү шартлары заманча җиһазландырыла. Шулай ук, ул укучыларны актив рәвештә Worldskills чемпионатында катнашырга чакырды.
Очрашу җылы һәм позитив узды.
Иң яхшы уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензия эшләре нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе "2016 елның уйлап табу һәм рационализаторлык эшләре буенча иң яхшы предприятиесе" дип табылды һәм Зур Кубокка лаек булды. Сынауларны Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте оештырды.
ТР уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте Рессоветының Мактаулы исеме һәм Зур кубогы "Татнефть" компаниясенә инновация эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен бирелде.
Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия милли үсеш министры Миклош Шестак белән очрашты.
Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Венгрия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моның тарихи алшартлары да бар. Венгрия һәм татар халыклары арасында тыгыз туганлык элемтәләре безнең эраның беренче меңьеллыгы уртасында һәм Бөек Болгар заманында башланган. Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, 6-7 гасырларда ук булган Тәтеш шәһәрлеге, нәкъ менә венгр борынгылары тарафыннан нигезләнгән дигән фараз бар.