ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 14-16 март көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVII Халыкара симпозиумы һәм "Энергетика. Ресурсларны саклау-2017" XVIII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узды. Шулай ук, “2016 ел нәтиҗәләре буенча 2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту һәм 2017 елга бурычлар” дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы үтте.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары А.Ю.Инюцын, Үзбәкстан Республикасының  Самарканд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Чара 15 март көнне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында үтте.

Конференция барышында яңа редакциядәге Устав, шулай ук, Попечительләр советы турында Нигезләмә расланды.

Президиум составына ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы җилкән спорты Федерациясе идарәсе рәисе  Алмаз Алеев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов керде.

Моннан тыш, конференция барышында Татарстан Республикасы җилкән спорты Федерациясенең Попечительләр советы әгъзаларын һәм рәисен сайлау узды, рәис итеп Алберт Кәримов сайланды.

Конференция ахырында 2017 елга ярышлар планы буенча фикер алышынды һәм әлеге план расланды.

 ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

2017 елның 16-21 мартында “Маяк” спорт комплексы нигезендә Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторларының IX Мәгариф форумы узачак.

Форум ачылышы ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов  катнашында үтте.

Ачылыш кысаларында “Татарстан Республикасының 2016 ел яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү узды, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм “Татарстан Республикасының 2017 ел яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы” Республика конкурсы башланып китүе игълан ителде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Федераль техник җайга салу һәм метрология Агентлыгы (Росстандарт) эгидасы астында 2017 елның 17 мартында Казан шәһәренең "Радиоприбор" АҖ базасында "Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлегендә метрологик тәэмин итү һәм стандартлаштыруны камилләштерү" Бөтенроссия конференциясе узачак. Чара икътисад секторы үсешенең актуаль мәсьәләләрен карауга һәм аның конкурентлыгын арттыруга юнәтелгән.

Әлеге теманың актуаль булуы 2017 елның 3 мартында Росстандарт Җитәкчесе Алексей Абрамов рәислегендә узган киңәшмәдә тагын бер кабат расланды

Конференциядә докладлар белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Кузнецов Дмитрий Александрович, Росстандарт метрология идарәсе җитәкчесе Родин Роман Александрович, Российской Федерациясе метрология институтыннан, "Рособоронстандарт" вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. 


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең “Коркмаз Төркеме” компаниясе рәисе Ферудун Коркмаз белән очрашу узды.

Очрашу барышында сүз энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында барды.

Очрашу ахырында яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек үсешенә  ышаныч белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерүче компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын карадылар, аерым алганда, төзелеш техникасын уртак җитештерү  мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар.

Бүген Хаҗи Сары республиканың берничә машина төзелеше комплексы предприятиеләре: "КАМАЗ", "ЕлАЗ" заводлары, "Алабуга" МИЗ җитештерү мәйданнары белән танышырга планлаштыра.

Белешмә өчен:

Төркиянең "ERG” эре төзелеш компаниясенең бүлекчәсе буларак "РІ MAKINA" компаниясе 1972 елда нигезләнгән, ул төрле төзелеш машиналары һәм җиһазларын проектлау, эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә "РІ MAKINA" бүлү җайланмалары, тыгызлау җиһазлары, бетон суырту, бетон ташу, бетон урнаштыру, асфальт салу, транспортлау, төягечләр, бульдозерлар, экскаваторлар, грейдерлар, үзе бушатучы техника, тракторлар, башня краннары, йөк автомобильләре, корыч конструкцияләр һ.б. җитештерә.

"Татнефть – Түбән Кама нефтехим - Ойл" ҖЧҖ синтетик майлар җитештерү заводында яңа продукция чыгарылышы үзләштерелде - "Татнефть" Компаниясенең ВМГЗ - 45; ВМГЗ – 55 майлары.

Бу барлык сезоннарда кулланылышлы яңа дәрәҗәдәге гидравлик майлар, алар югары сыйфатлы майлардан "ТАНЕКО" АҖ Комплексының  гидрокрекинг җайланмасында башкарыла.

Синтетик майлар заводының җитештерү-техник бүлек башлыгы Илнур Насыйбуллин сүзләренә караганда, яңа майлар нәтиҗәле утыру пакетларына ия, алар кирәкле булган үзлелек, әчүгә каршы, таушалуга каршы, күгәрүгә каршы, түбән температуралы һәм күбеккә каршы сыйфатларга хас. Болар барысы да гидравлика машиналарының әйләнә-тирә мохиттә минус 45 °С градустан плюс 80 °С кадәр температурада ышанычлы кулланылышын  гарантияли.

Алдан кабул ителгән карарлар белән танышу өчен кулланыла торган хезмәт күрсәтүгә киң ихтыяҗ булу сәбәпле хәзерге вакытта Россия Федерациясе таможня органнары аны электрон рәвештә тәкъдим итә.

Әлеге хезмәт күрсәтүдән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кулланырга мөмкин. Бу ысулның кайбер өстенлекләре дә бар:

-гариза язучының шәхси битендә дәүләт хезмәте күрсәтелүнең агымдагы торышы турында актуаль мәглүмат бирелә;

-РФ территориясендә урнашкан таможня органнары электрон базада кабул ителгән карар автомат рәвештә теркәлүгә аның белән таныша ала;

-документлар электрон рәвештә Россиянең төрле почмагыннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теркәлә ала;

-тиз арада җавап алу мөмкинлеге

Гаризалар (www.gosuslugi.ru) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кабул ителә.

Идел буе таможня идарәсе тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар өчен 2017 елда вебинарлар үткәрү планын раслады (вебинарда катнашу түләүсез).

Вебинарлар 2017 елның:

30 мартта, 29 июньдә, 29 сентябрьдә, 28 декабрьдә узачак. 

Вебинарда катнашу өчен Идел буе таможня идарәсе сайтында теркәлергә кирәк: http://ptu.customs.ru/, баннеры «Тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар өчен вебинарлар» дип атала.

Катнашучыларның теркәлү вакыты вебинарлар башланырга бер көн кала тәмамлана!


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Соңгы биш елда Россиядә энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрелгән чаралар ярдәмендә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калуга ирешелгән. Бу хакта бүген “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге мәйданында узган «Энергетика. Ресурсларны саклау» һәм “Энергоресурснәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XVIII халыкара симпозиумын ачу тантанасында әйтелде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Үзбәкстан Республикасының Сәмәркәнд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, федераль һәм республика хакимият органы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казанда күргәзмәнең энергияне саклау өлкәсендә заманча технологияләр белән танышу һәм энергетика өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләр, актуаль сораулар турында фикер алышу өчен уңай мәйданчык буларак үзен аклавын билгеләп үтте.

ТР Президенты Россия энергетика министрлыгына күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

“Чарада Россия һәм чит илләрдән эре компанияләр катнаша, аларга партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын ассызыклаганча, энергия ресурсларын саклау мәсьәләсе һәрвакыт өстенлекле булды. Аның сүзләренә караганда, 2012 елдан Россиядә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулык саклап калынган. "Безнең мәгълүматларга караганда, алдагы өч елда, фаразланган икътисади үсешне исәпкә алсак, шул ук күләмдә өстәмә экономияләүгә ирешү мөмкин", - дип хәбәр итте ул.

Алга таба, ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Энергияне эффектив куллану җиһазлары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде.

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Быел Россия, Беларусь, Италия һәм АКШның 140 компаниясе һәм Германия, Израиль, Испания, Кытай, Корея, Польша, Чехия, Словения, Финляндия һәм башка ил компанияләренең 14 вәкиллеге үзләренең яңа казанышларын тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International