Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә бүген республика экологик өмәдә катнашты. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре министрлык бинасы тирәсендәге барлык территорияне чүп-чардан арындырдылар һәм эш урыннарында чисталык урнаштырдылар. Альберт Кәримов бина янындагы аллеяда үсентеләр утыртты.
Исегезгә төшерәбез, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында зур масштаблы территорияләрне чүп-чардан чистарту эшләре бара, анда меңләгән кеше катнаша. Казанда гына да гомумшәһәр җыештыру өмәсенә 50 мең кеше чыкты. Төп игътибар яр буе зоналарын һәм шәһәр урман-паркларын чүп-чардан чистартуга бирелә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтен Россия чарасына кушылдылар. Алар ТР Лаеш районы территориясендә яшь агачлар утырттылар.
"Урман утырту көне" – үзенчәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелә, ул дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелә һәм исеменнән күренгәнчә агачлар утырту, урманнарны торгызу эшләре, тирә-якны яшелләндерү, шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен яшелләндерү, парк һәм скверларда үсентеләр утырту белән бәйле. Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру гына түгел, ә халыкта урманнарга карата сакчыл караш һәм мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, экологик хәлен яхшыртуга һәм халыкның яшәү тирәлеген чистарту проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү.
28 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Рига думасы делегациясе һәм рәисе, Рига шәһәре Мэры Нил Ушаков белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.
Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы турында презентация үткәрделәр. Алмаз Хөсәенов республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының алдынгы предприятиеләрен тәкъдир итте. Ул "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ЕлАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һәм башкалар турында сөйләде.
Нил Ушаков кыскача Казанга визитының нәтиҗәләре, шул исәптән, Татарстан һәм Латвия башкалалары арасында икеяклы хезмәттәшлек турында Килешү имзалауны сөйләде.
Рига думасы делегациясе эш визиты белән Татарстанда 27-29 апрель көннәрендә булды. Кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республиканың Инвестиция үсеше Агентлыгында, Казан федераль университетында булдылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында "Рига – Казан – 2017" эшлекле форумында катнаштылар.
Искә төшерик, Рига – Казан беренче рейсы бу елның 26 апреле төненнән 27 апрельдә җибәрелде.
2017 елның 24-28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә җил энергетикасы станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары Германиядә булып кайтты. Делегация составына "Сетевая компания" ААҖ, Татарстан РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы, "Русский ветер" ҖЧҖ вәкилләре керде.
Германияне сайла - илнең югары дәрәҗәдә җил энергетикасы үсеше белән бәйле. Алманнар җил энергетикасы станцияләре егәрлекләренең күләме буенча (50 ГВт) дөньяда өченче урынны били, Европа берлеге илләре арасында беренче урында тора. Киңкырлы программа кысаларында алманлар Ганновер сәнәгать күргәзмәсе, Тюрингиянең энергетика һәм яшел технологияләр Агентлыгы (ThEGA), „Thüringer Energie AG“ (TEAG) энергетика компаниясе, ENERCON компаниясе, Мила җил паркы һәм электр станциясе асты, шулай ук, Windkraft Thüringen GmbH оператор-компаниясе белән таныштырдылар.
Татарстан делегациясе вәкилләре җил парклары төзелеше өлкәсендә мөһим булган сорауларга җаваплар алдылар, электр челтәренә җил җайланмаларын тоташтыру һәм шундый объектларны җитештерү контролендә тоту нечкәлекләрен өйрәнделәр.
Бүген "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эш визиты белән Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров булдылар.
Министрлык башлыклары урынбасарларын "Берләшкән Авиатөзелеш корпорациясе" президенты Юрий Слюсарь, ТР Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Туполев" ҖАҖ генераль директоры Александр Конюхов һәм "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директорының беренче урынбасары Николай Савицких озата йөрделәр.
Югары дәрәҗәле затларның сәфәре барышында предприятиедә цехлар һәм авиация заводының җитештерү мәйданчыклары каралды. Шулай ук, дәүләт оборона заказын үтәү буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.
Татарстан Республикасының предприятие һәм оешмалары метрологлары иҗади активлыгын арттыру һәм аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" Федераль бюджет учреждениесе 2017 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын игълан итә (Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясе, "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" подноминациясе).
2017 елның 28 апрелендә "А.М. Горький исемендәге Яшел үзән заводы"нда икенче серияле чик сагы 22100 проектлы корабленә нигез салу тантанасы булачак.
Санкт-Петербургның "Алмаз" АҖ эшләнмәсе булган "Океан" проектлы яңа буын чик буе сагы корабле – Россиянең яңа тарихында диңгез сакчылары таләпләренә тулысынча туры китереп проектланган беренче корабль. Корабль күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм зур масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Техник характеристикалары буенча тизлеге – 21 төен, боз класслы, йөзү ераклыгы 12 мең мильга кадәр, автономлыгы – 60 тәүлек, "Океан"ның аналогы юк.
"Океан" чик буе сагы корабленең төп бурычы – Россия Федерациясе икътисади зонасын саклау.
Ford Sollers Алабуга двигательләр төзелеше заводында җитештерү процессларына инновацион чишелешләрне гамәлгә кертү кысаларында яңа югары технологияле җиһазлар урнаштырды.
Модернизацияләү сыйфатны контрольдә тоту һәм өстәмә тест үткәрү участокларында эшләнелде.
Предприятиене өстәмә җиһазлау кысаларында тест үткәрүнең яңа зонасы оештырылды, шулай ук, заводта җитештерү процессын дистанцион рәвештә күзәтеп бару өчен предприятие инновацион цифрлы сәнәгать камералары белән җиһазландырылды.
Агымдагы елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Карачай-Черкес Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Косенков җитәкчелегендәге Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормышы сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары идарә итү дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре һәм башкару дисциплинасының торышы" темасына утырыш узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады. Ул дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры кагылышлы кайбер мәсьәләләрне билгеләде, сарыф ителгән хезмәт һәм финанс ресурсларның күләменә тукталды. Аның сүзләренә караганда, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү - киләчәктә республиканың социаль-икътисади үсешенең нигезе булып тора.
Докладчы искәрткәнчә, агымдагы елның июнь аенда Стратегия-2030 кабул ителгәнгә ике ел тула. Анда Татарстанның киләчәк үсешенең төп юнәлешләре билгеләнгән, Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларның чишелеш мөмкинлекләре ачыкланган, өстенлекләр билгеләнгән.