2017 елның 25 апрелендә "Казанкомпрессормаш" ААҖ территориясендә яшьләр Аллеясын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, шәһәр һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитәкчеләре һәм яшь белгечләре белән бергә аллеяда 5 чыршы һәм 25 нарат утырттылар, шулай ук, заводның җитештерү комплексында һәм музеенда булдылар, предприятиенең яшьләр Советы әгъзалары белән очраштылар.
2006 елда завод территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов катнашында ветераннар Скверы ачылган иде, әлеге чара исә экология елы кысаларында үтте.
"Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ бутил каучук җитештерү заводында миллионн тонна галобутил каучук (ГБК) чыгарылды.
Россиядә ГБК җитештерү буенча беренче заводы 2001 елда ачылды, сәнәгать җитештерүе 2004 елда үзләштерелде: 13 мартта хлорбутилкаучукның беренче брикеты алынды, 15 майда бром алу җайланмасы куелды, 28 майда бромбутилкаучукның беренче брикеты чыгарылды.
Галобутилкаучук җитештерә башлау алдыннан зур эш башкарылды – фәнни-технологик үзәк белгечләре «Ярсинтез» фәнни-тикшеренү институты белән берлектә аларны чыгара башлауның технологиясен эшләделәр һәм пилот җайланмада тикшереп карадылар. Әлеге җайланмада синтезланган продукциянең беренче тәҗрибә партияләре кулланучылар тарафыннан тест үтте. Алардан алынган кисәтүләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып «Гипрокаучук» проект институтыһәм Прикладная химия» Россия фәнни үзәгенең Перм филиалы «Түбән Кама нефтехим» заказы буенча төп җитештерүнең проектын эшләделәр.
Росия һәм чит ил шина заводларында яңа каучукның сәнәгать үрнәкләре сынаулар узганнан соң ГБК серияле җитештерү башлана.
Җитештерүнең беренчел куәте елына 30 мең тонна тәшкил иткән. Узган елларда үткәрелгән реконструкцияләр нәтиҗәсендә 2016 елга ГБК җитештерү елына 136 мең тоннага кадәр җиткән. Чыгарыла торган галобутилкаучукларның 97% экспортка китә.
2017 елның 20-22 июнендә Мәскәүнең Халыкара Сәүдә Үзәге мәйданында "Россия инвесторлар өчен – инвесторлар Россия өчен" (алга таба кыскача – МБФН) Халыкара күчемсез милек бизнес-форумы узачак.
Форумда дәүләт структуралары, төбәк хакимияте һәм бизнесы очрашачак. Катнашучылар бизнес вәкилләре чыгышларын ишетәчәкләр һәм хакимият белән тере аралашуда катнашачаклар.
Форум кысаларында өч көн дәвамында бай эчтәлекле эшлекле программа, ачык фикер алышу, пресс-конференцияләр, b2g һәм b2b сөйләшүләр, шулай ук, Россия һәм чит ил компанияләренең күргәзмә экспозицияләре оештырылачак.
Форум кысаларында күчемсез мөлкәт өлкәсендә 1992 елдан бирле ел саен уздырыла торган FIABCI «Prix D’Exellence Awards» Бөтендөнья конкурсының милли этап финалы узачак.
Чара турында тулырак мәгълүматны Форумның оештыру комитетынан алырга мөмкин: тел.: (499) 311-67-29, +7 916 654-53-38
Бүген “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”нда "Град" 21631 проектлы кече ракета корабын салу тантанасы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында автомобильләрнең ягулык бакларын җитештерү өчен югары тыгызлыклы түбән басымлы полиэтилен локальләштерү мәсьәләсенә багышланган (HDPE) Полимер көне узды.
«Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе кысаларында Ростех дәүләт корпорациясенең “Техмаш” Концернына керүче POZIS компаниясендә (“Позис” АҖ) 150 дән артык мәктәп укучысы, югары уку йорты студентлары һәм педагоглар булдылар. Завод кунаклары Татарстанда суыткычлар ни рәвешле җитештерелүе белән таныштылар.
POZIS компаниясендә «Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе кысаларында 18-21 апрель көннәрендә Казан һәм Яшел Үзән шәһәреннән 7 югары уку вәкилләре булдылар. Шулай ук, предприятиедә Яшел Үзәннен 4нче номерлы һәм 9нчы номерлы лицей, 10нчы гимназия һәм Айшә урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен экскурсияләр оештырылды.
Балалар заводның төп җитештерү егәрлеге, POZIS суыткыч продукциясен җтештерү процессы белән таныштылар.
POZIS матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде
2017 елның 20-22 апрелендә Казанда Россия Федерациясе Үзәк Союзының кулланучылар кооперациясе Форумы уза.
Форум кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырыла. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнаша.
Форумда Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнаша.
Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре – Татпотребсоюз – әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кулланучылар кооперациясе бүген мөһим бурычларны хәл итә, илдә башка мондый структура юк, шуңа күрә кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм күрсәтергә кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты, мондый эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән кулланучылар кооперациясе хезмәт күрсәтүләренең яңа сыйфатлы дәрәҗәсенә чыкты, диде.
«Республика кулланучылар кооперациясе системасында үткән ел ваклап сату товар әйләнеше күләме 10 млрд. сум тәшкил итте, әмма резервлар күп әле. Бүген авыл кешеләренә шәһәр дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүләр мәсьәләсе кискен тора», – диде ул.
«Хәзер Татпотребсоюзның мобиль автолавкалары республиканың 500 дән артык ерак урнашкан һәм халкы аз булган торак пунктларында кешеләргә хезмәт күрсәтә», – диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, үткән ел ерак урнашкан җирлекләрдә 53 тиз җыела торган товарлар сату пункты булдырылачак («Авыл кибете» блок-модуль кибете проекты).
Конференция барышында Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләрнең Үзәк берлеге белән Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге арасында 2017-2021 елларга социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2017 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев министрлыкта Татарстан Республикасында электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Штабның чираттагы утырышын уздырды.
Утырышта «Сетевая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылыгы вәкилләре катнашты.
Чара барышында катнашучылар FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогы баш энергетигын билгеләү сорауларын һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов бу көннәрдә Красноярск икътисади форумында катнаша. Шулай ук, бүген форумның икенче һәм төп көне.
Красноярск икътисади форумының (КИФ) бүгенге төп вакыйгасы "Россия икътисады: көн тәртибе 2017-2015" пленар утырышы. Утырыш барышында РФ хөкүмәте рәисе урныбасары Аркадий Дворкович, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды Советы рәисе Алексей Кудрин, РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Красноярск губернаторы Виктор Толоконский, танылган россия эшкуарлары, икътисадчылар һәм сәясәтчеләре чыгыш ясаячаклар.
Моннан тыш, форумның икенче көне очрашу, фикер алышу һәм әңгәмәләргә бай булачак. Эшлекле программага 20 дән артык түгәрәк өстәл, сессияләр, уртаклашулар кертелгән. КИФ кысаларында 20 дән артык хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла.
21 апрельдә кич белән Боз сараенда "Хоккей легендалары" хәйрия матчы узачак.
"Россия икътисады: көн тәртибе 2017-2015" Красноярск икътисади форумы РФ Хөкүмәте ярдәме белән 20-22 апрель көннәрендә уза.
Агымдагы елның 31 маенда Казан милли тикшеренү технология университеты нигезендә «НЕОЛАНТ» компанияләре төркеме инициативасы белән «РОССИЯнең КҮПКЫРЛЫ шәһәрләре» форумы кысаларында "КҮПКЫРЛЫ КАЗАН-2017" төбәк сессиясе узачак. Форум гамәлдәге сәнәгать һәм инфраструктура объектлары белән идарә итү һәм яңаларын булдыруның заманча алымнарына багышланган.