Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормышы сыйфатын һәм аларның эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары идарә итү дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре һәм башкару дисциплинасының торышы" темасына утырыш узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады. Ул дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры кагылышлы кайбер мәсьәләләрне билгеләде, сарыф ителгән хезмәт һәм финанс ресурсларның күләменә тукталды. Аның сүзләренә караганда, билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү - киләчәктә республиканың социаль-икътисади үсешенең нигезе булып тора.
Докладчы искәрткәнчә, агымдагы елның июнь аенда Стратегия-2030 кабул ителгәнгә ике ел тула. Анда Татарстанның киләчәк үсешенең төп юнәлешләре билгеләнгән, Татарстан Республикасы Президенты куйган бурычларның чишелеш мөмкинлекләре ачыкланган, өстенлекләр билгеләнгән.