Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында регионара хезмәттәшлек үсеше хакында фикерләштеләр

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Карачай-Черкес Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Косенков җитәкчелегендәге Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты.

Искә төшереп үтик, делегация Татарстанга агымдагы елның февраль аенда Сочи шәһәрендә узган форумда Татарстан һәм Карачай-Черкес Республикасы арасында имзаланган Килешү кысаларында ике яклы мөнәсәбәтләрне активлаштыру һәм инвестиция эшчәнлегендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән килде.

Кунакларны сәламләп, Алберт Кәримов Карачай-Черкес хезмәттәшләрнең хәзерге визиты алга таба ике республика хезмәттәшлеген үстерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Алберт Кәримов өстәвенчә, Карачай-Черкес Республикасы Татарстан Республикасы партнерлары санына керә. Шулай итеп, 2015 елда регионара товар әйләнешенең күләме 82 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән, Татарстан Республикасы территориясеннән – 15,4 млн. сум товар чыгарылган, республикага 66,8 млн. сумлык товар кертелгән.

Моннан тыш, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы базарларына азык-төлек продукциясе китертүдә Карачай-Черкес Республикасы ышанычлы партнер булып тора, аннан килгән продукция структурасында 70% артыгы азык-төлек продукциясе.

Очрашу барышында Алберт Кәримов Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы презентациясен үткәрде. Шулай ук, регионнарның предприятиеләре арасында, шул исәптән, нефть химиясе өлкәсендә, полимерлар белән тәэмин итүне арттыру, инвестиция, сәламәтлек саклау, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

 

Карачай-Черкес Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Вячеслав Косенков  сүзләренә караганда, Карачай-Черкес Татарстанда җитештерелә торган шин продукциясе, көнкүреш химия, кабель продукциясе, кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда (терлекчелек өчен ашату өстәмәләре, бигрәк тә кышкы чорда Татарстанга яшелчә продукциясе китертүдә) кызыксына.

"Россия — Ислам дөньясы: "KazanSummit 2017" IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында Карачай-Черкес Республикасы делегациясенең агымдагы елның маенда Татарстан Республикасына визиты барышында Татарстан Республикасы һәм Карачай-Черкес Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар Планына кул кую мөмкинлеген карау турында теләк белдерелде.

Шунысын өстәргә кирәк, Карачай-Черкес Республикасы делегациясе бүген ТР икътисад Министрлыгында, ТР инвестицияләр үсеше Агентлыгында очрашуларда булдылар. Визит барышында кунаклар 25-27 апрель көннәрендә  Иннополис һәм "Алабуга" МИЗ белән танышырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International