ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтен Россия чарасына кушылдылар. Алар ТР Лаеш районы территориясендә яшь агачлар утырттылар.
"Урман утырту көне" – үзенчәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелә, ул дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелә һәм исеменнән күренгәнчә агачлар утырту, урманнарны торгызу эшләре, тирә-якны яшелләндерү, шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен яшелләндерү, парк һәм скверларда үсентеләр утырту белән бәйле. Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру гына түгел, ә халыкта урманнарга карата сакчыл караш һәм мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, экологик хәлен яхшыртуга һәм халыкның яшәү тирәлеген чистарту проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү.