"Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" конкурсы

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының предприятие һәм оешмалары метрологлары иҗади активлыгын арттыру һәм аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенцияләрен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" Федераль бюджет учреждениесе 2017 елда  "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын игълан итә (Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш керткән өчен” номинациясе, "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" подноминациясе).

2017 ел Бөтендөнья метрология көне буларак билгеләп үтелә, ул ел саен 20 майда  "Болытларны танып бел" девизы астында үткәрелә.

Конкурста җиңүчеләргә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2017" дипломнары тапшырылачак. Җиңүчеләрнең фоторәсемнәре "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" Федераль бюджет учреждениесенең Мактау тактасында урнаштырылачак.  Җиңүчеләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" Федераль бюджет учреждениесенең рәсми сайтларында урнаштырылачак.

Метрология өлкәсендә эшләүче һәм әлеге вазыйфада кимендә 3 ел тәҗрибәсе булган Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмалары белгечләрен конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурста 4 елга бер тапкыр катнашырга мөмкин.

Хатларны һәм характеристика-анкеталарны кабул итү вакыты агымдагы елның 15 маена кадәр түбәндәге адрес буенча: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24, бүлмә 219, канцелярия.

Барлык мәсьәләләр буенча метрологик тәэмин итүне оештыру бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен җаваплы зат – Баканина Ольга Николаевна, тел. (843)291-08-32.

Анкеталарны көтеп, уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International