Горький исемендәге Яшел үзән заводында икенче серияле чик сагы 22100 проектлы корабленә нигез салу тантанасы

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

2017 елның 28 апрелендә "А.М. Горький исемендәге Яшел үзән заводы"нда  икенче серияле чик сагы  22100 проектлы корабленә нигез салу тантанасы булачак.

Санкт-Петербургның "Алмаз" АҖ эшләнмәсе булган "Океан" проектлы яңа буын чик буе сагы корабле – Россиянең яңа тарихында диңгез сакчылары таләпләренә тулысынча туры китереп проектланган беренче корабль. Корабль күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм зур масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Техник характеристикалары буенча тизлеге – 21 төен, боз класслы, йөзү ераклыгы 12 мең мильга кадәр, автономлыгы – 60 тәүлек, "Океан"ның аналогы юк.

 "Океан" чик буе сагы корабленең төп бурычы – Россия Федерациясе икътисади зонасын саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International