Рига Мэры Нил Ушаков җитәкчелегендә латвия делегациясе белән очрашу

2017 елның 28 апреле, җомга

28 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Рига думасы делегациясе һәм рәисе, Рига шәһәре Мэры Нил Ушаков белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.

Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы турында презентация үткәрделәр. Алмаз Хөсәенов республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының алдынгы предприятиеләрен тәкъдир итте. Ул "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ЕлАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һәм башкалар турында сөйләде.

 Нил Ушаков кыскача Казанга визитының нәтиҗәләре, шул исәптән, Татарстан һәм Латвия башкалалары арасында икеяклы хезмәттәшлек турында Килешү имзалауны сөйләде.

Рига думасы делегациясе эш визиты белән Татарстанда 27-29 апрель көннәрендә булды. Кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республиканың Инвестиция үсеше Агентлыгында, Казан федераль университетында булдылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында "Рига – Казан – 2017" эшлекле форумында катнаштылар.

Искә төшерик, Рига – Казан беренче рейсы бу елның 26 апреле төненнән 27 апрельдә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International