Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисовның «Туполев» филиалы -С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эш визиты

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эш визиты белән Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров булдылар.

Министрлык башлыклары урынбасарларын "Берләшкән Авиатөзелеш корпорациясе" президенты Юрий Слюсарь, ТР Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Туполев" ҖАҖ генераль директоры Александр Конюхов һәм "Туполев" филиалы - С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директорының беренче урынбасары Николай Савицких озата йөрделәр.

Югары дәрәҗәле затларның сәфәре барышында предприятиедә цехлар һәм авиация заводының җитештерү мәйданчыклары каралды. Шулай ук, дәүләт оборона заказын үтәү буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International