2017 елның 24-28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә җил энергетикасы станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары Германиядә булып кайтты. Делегация составына "Сетевая компания" ААҖ, Татарстан РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы, "Русский ветер" ҖЧҖ вәкилләре керде.
Германияне сайла - илнең югары дәрәҗәдә җил энергетикасы үсеше белән бәйле. Алманнар җил энергетикасы станцияләре егәрлекләренең күләме буенча (50 ГВт) дөньяда өченче урынны били, Европа берлеге илләре арасында беренче урында тора. Киңкырлы программа кысаларында алманлар Ганновер сәнәгать күргәзмәсе, Тюрингиянең энергетика һәм яшел технологияләр Агентлыгы (ThEGA), „Thüringer Energie AG“ (TEAG) энергетика компаниясе, ENERCON компаниясе, Мила җил паркы һәм электр станциясе асты, шулай ук, Windkraft Thüringen GmbH оператор-компаниясе белән таныштырдылар.
Татарстан делегациясе вәкилләре җил парклары төзелеше өлкәсендә мөһим булган сорауларга җаваплар алдылар, электр челтәренә җил җайланмаларын тоташтыру һәм шундый объектларны җитештерү контролендә тоту нечкәлекләрен өйрәнделәр.