KAMA TYRES импортны алмаштыру проекты белән федераль конкурста җиңүче булды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Түбән Кама шин комплексы «Импортны алмаштыру проекты өчен» номинациясендә «Бизнес флагманнары: динамика, җаваплылык, тотрыклылык – 2024» дәрәҗәле федераль конкурсының югары бүләген алды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.

Экспертлар Россия базарының импорт продукциясенә бәйлелеген киметүгә  KAMA TYRES зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Яңа югары технологияле линияләрне эшләтеп җибәрү һәм тоташ металл кордлы шиннар җитештерүне модернизацияләү нәтиҗәсендә Түбән Кама шин комплексы йөк һәм махсус транспорт өчен продукция җитештерүне арттырды.

Проект критик мөһим компонентларны локальләштерүне, инновацион материаллар кертүне һәм 250дән артык яңа эш урыны булдыруны күздә тота.

KAMA, KAMA PRO, FORZA брендлары белән чыгарыла торган йөк ЦМК шиннары төрле эксплуатация шартлары өчен каралган (магистраль, төбәк, шәһәр, төзелеш, карьер, югары үтеп керүчәнлек).

2024 елның 10 аенда йөк ЦМК шиннарының импорт өлеше 56% тәшкил итте. Бу үзебезнең җитештерүченең позицияләрен ныгытырга гына түгел, ә санкцион басым шартларында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирде. 2030 елга KAMA TYRES планнарында – йөк ЦМК шиннары базарындагы өлешен 18 пунктка – 46% ка кадәр арттыру.

«Конкурста җиңү – технологияләргә һәм кадрларга инвестицияләргә нигезләнгән стратегиябезне тану ул. Без проектыбызның импортны алмаштыру илкүләм программасының бер өлеше булуы белән горурланабыз. Бүген KAMA TYRES Россия предприятиеләренең импортны алыштырып кына калмыйча, дөнья дәрәҗәсендәге продуктлар да булдырырга сәләтле булуын күрсәтә», — дип билгеләде KAMA TYRES генераль директоры Игорь Прокопьев.

«Бизнес флагманнары: динамика, җаваплылык, тотрыклылык» – Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең (РСПП) федераль конкурсы һәм ул 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максаты – ил икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертүче компанияләрне ачыклау һәм бүләкләү. Быел анда катнашу өчен илебезнең 200дән артык компаниясе гариза биргән, 17 номинациядә предприятиеләр җиңүче дип танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International